Яңартылган Олы Кайбыч мәчетенә бүген манара куелды
Бисмилләһиррахманиррахим... Олы Кайбыч мәчетенә яңарту эшләреннән соң, бүген илаһи манара күтәрелде. Манараның биеклеге - җирдән алып айның очына кадәр 23 метр тәшкил итә. Җылы кояш, болыт әсәре дә булмаган чалт аяз зәңгәр күк йөзе - Аллаһның рәхмәте, ризалыгы булгандыр дип кабул итик. ...Манараның очыннан эләктергән технологик ыргаклар краннан ычкындыргач, манара...
Бисмилләһиррахманиррахим...
Олы Кайбыч мәчетенә яңарту эшләреннән соң, бүген илаһи манара күтәрелде. Манараның биеклеге - җирдән алып айның очына кадәр 23 метр тәшкил итә. Җылы кояш, болыт әсәре дә булмаган чалт аяз зәңгәр күк йөзе - Аллаһның рәхмәте, ризалыгы булгандыр дип кабул итик.
...Манараның очыннан эләктергән технологик ыргаклар краннан ычкындыргач, манара очында эләгеп калды. Эленеп калган ыргаклар манараны бизәп тормас иде. Дамир хәзрәт бар җаваплылыкны үз өстенә алды һәм манараның очына ук менеп, элеге ыргакларны алып төште.
Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр...
Олы Кайбыч өстендә азан тавышы тынмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев