Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Адилә Сөнгатуллина “Бәллүр йолдызчыклар” фестиваленең Республика этабы дипломанты булды

"Бәллүр йолдызчыклар" фестиваль-бәйгесе Бөтенроссия күләмендә үткәрелә. Ул- Россия Федерациясендәге хокук саклау органнары хезмәткәрләре гаиләсендә тәрбияләнүче сәләтле балаларны ачыкларга мөмкинлек бирүче бердәнбер бәйге. Фестивальне оештыручылар дөнья күләмендә дә аңа тиңдәш бәйге юк, дигән фикердә. Ул бездә дә әле 2008 елдан гына үткәрелә башлады.

15 апрельдә бәйгенең республика этабында Федераль суд приставлары хезмәтенең Кайбычтагы бүлеге хезмәткәре Илсур Сөнгатуллинның кызы Адилә дә катнашты. Балалар бакчасында ук җырлый башлап, "Йолдызлык" та да даими катнашучы кыз "Вокал" номинациясендә икенче урынны яулады. Остазы Фаилә Минһаҗева җитәкчелегендә шөгыльләнүче кыз "Бәллүр йолдызчыклар" фестиваль-бәйгесенең дипломына лаек булды.

- Мин эстрада, классик җырларны аеруча яратып башкарам. Бәйгеләрдә катнашу зур әзерлек таләп итә. Бу фестивальдә бик дулкынландым, ә инде җиңүчеләр арасында икәнлегемне белгәч, шатлыгымның чиге булмады, - ди Адилә.

Тамашачылар арасында әтисе һәм аның хезмәттәшләре дә булуы кызда ышаныч уяткандыр, мөгаен. Фестиваль ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәни үзәгендә узды. Ә җиңүчеләрнең исемнәре бәйгенең дүртенче этабы узгач, ун көн эчендә Федераль суд приставлары хезмәте сайтында пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бәллүр йолдызчыклар” фестивале