Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балачак йолдызлыгы илендә

Дөресен әйткәндә, "Йолдызлык" фестиваленең район туры финалына теләр-теләмәс кенә бардым. Имеш, бу җырчы-биючеләрнең чыгышларын әллә ничә тапкыр күргәнем бар, әллә ни яңалык ачмам, дип уйладым. Ялгышканмын икән, шөкер. Районыбыз авылларында сибелеп-чәчелеп яткан йолдызчыкларны бергә җыйгач, бөтенләй башка дөньяга эләккәндәй буласың. "Йолдызлык иле" дигәннәре шушыдыр, күрәсең.

Сәләтле балаларны авыл саен барларга, эзләп табарга һәм үстерергә генә кирәк шул. Әнә шулай ерактан күзгә ташланмаса да, шомартып җи­бәр­гәч ялтырап киткән энҗеләр кебек, балалар җы­елган бирегә. 5 яшьтән башлап 30 яшькә кадәр булган конкурсант­лар яшь­ләре буенча төркем­нәргә бүленә. Алар алып бару осталыгы, хореография, вокал-соло, вокаль ансамбльләр номинацияләре буенча үзара осталыкта сынаша. Җырчы кызлар-егетләр берсен­нән-берсе үзенчәлекле тавыш белән җырлый, бию коллективларының җилдәй җитезлеге сокландыра. Шигъри юлларны сәнгатьле итеп сөйләп, тамашаны чын артистларча алып баручыларны әйтеп тә торасы юк - андыйлар турында халкыбызда "авызларына гына каратып торалар" дип әйтергә яраталар. Концерт искиткеч, сок­­ландыргыч булды, ике сәгатьтән артык вакыт сизелми дә узды. Иң мөһиме - сәхнәгә чыккан һәр бала үзенчәлекле иҗади йөзе белән истә калды.

- Без булдырабыз, безнекеләр булдыра, - дип башлады район башлыгы Җәүдәт Гаффаров үзе­нең котлавын, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев сүзләрен искә алып. Моннан 12 ел элек аның инициативасы белән булдырылган балалар иҗаты фестиваленең канатлары елдан-ел ныгый баруын да искәртеп узды җитәкчебез.- Яшьләребез сәләтле, иҗатка тартылып, сәнгать дөньясының үзәгендә кайнап үсәләр. Бу безнең өчен зур шатлык, - диде ул. Якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән залда утыручы гүзәл затларны котлап, изге теләкләрен дә җиткерде. Район башлыгы һәрбер җиңү­чегә мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләк тапшырды.

Җиңүчеләрнең һәрберсен санап чыгу мөмкин булмас иде - алар шулкадәр күп, сәхнә шыгрым тулды. Энҗеләрдәй бөртекләп җыелган яшь талантлар югалмас, алда фестивальнең зона туры көтә. Шунысы тәгаен ачык - араларында республика сәх­нәләрендә балкырлык йолдызлар байтак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлык” фестивале