Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Без бит Кайбыч яшьләре, юктыр безнең ишләре!

24 февраль көнне район тормышында актив катнашучы яшьләребез Аграр яшьләр форумына җыелды. Аның максаты - Кайбыч яшьләренең социаль, икътисадый яктан активлыгын үстерү өчен шартлар тудыру.

Киләчәгебез - яшьләр кулында. Муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров та үз чыгышында шуны ассызыклады. Бү­ген авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина һәм җәм­гыятьнең башка тармакларының һәрберсендә яшь белгечләрне очратырга була. Әмма кадрларга кытлык юк түгел. Шуңа күрә, район башлыгы фикеренчә, авылга яшь­ләрне күбрәк тарту максатында югары уку йортларында белем алучы үзебезнең студентларны Кайбычка кайтару, аларга тиешле шартлар тудыру өчен тырышырга кирәк. Яшь белгечләргә Рәхмәт хатлары, бүләк­ләр дә тапшырылды. Җи­ңү арты җиңү яулаган Олы Кайбыч мәктәбе хоккей командасы тренеры Илдус Вәлиуллинны һәм аның шәкертләрен сәх­нәдә медальләр һәм кубок белән бүләкләделәр. "Ак Барс" банкының ида­рә рәисе Роберт Миңнегалиев Кайбычта яшь­ләр­гә уңайлы эш һәм тормыш шартлары булдыру өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп узды. Форумның тагын бер мәртә­бәле кунагы - Татарстан Республикасы аграр яшь­ләр оешмасы рәисе Ми­ләүшә Заһидуллина яшь белгечләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Республика районнарындагы яшьләр оешмалары, халыкны бор­чыган мәсьәләләрне хәл итү өчен, социаль проектлар эшли. Грантлар бәйгесендә катнашып, аларны тормышка ашыру чараларын күрә. Миләүшә Заһидуллина андый актив яшьләрнең Кайбычта да булуына ышанычын белдерде. Җирле аграр яшьләр оешмасы рәисе итеп муниципаль район Советының бухгалтерлык исәпләве һәм отчет бүлегенең әйдәүче белгече Рушан Сайранов сайланды.

Очрашуда районыбыз ак­тивистлары да үз сү­зен әйтте. Аларның чыгышында безнең яшьләрнең буш вакытларын спорт һәм сәнгать белән бәйләп, күңелле үткә­рү­ләре ачык чагылды. Форум өчен махсус төшерелгән видеоролик та мо­ны тагын бер кат раслады. "Без бит Кайбыч яшьләре - юктыр безнең ишләре!" дигән девизны сайлап алулары да юкка түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч яшьләре Киләчәгебез – яшьләр кулында