Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәмнәргә бай халык без

Татар халкының ерак гасырлардан килүче милли бәйрәме - Сабантуйга да санаулы гына көннәр калып бара. Быел ул Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 11-12 июнь көннәрендә үткәреләчәк.

Район Сабан туе, гадәт­тәгечә, Олы Кайбыч авылындагы Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында, 11 июньдә, сәгать унда тантаналы рәвештә башланып, җыр-биюләр, спорт һәм халык уеннары белән үрелеп барачак. Сабан туйларының йөзек кашы булган татарча көрәш ярышы, башка еллардан аермалы буларак, укучылар арасында биш үлчәү авырлыгында узачак: 35 килограммга кадәр, 45, 55, 65 һәм 65 килограммнан авыррак. Ир-егетләр арасында көрәш дүрт үлчәү авырлыгында узачак: 65, 75, 85 килограммга кадәр һәм аннан да авыррак. Көрәштән кала, ат чабышлары да Кайбыч Сабан туенда елдан-ел популярлаша бара. Башка еллардан аермалы буларак, милли бәйрәмгә Кайбыч районы өчен әле яңа бул­ган төр - спорт туризмы кертелде, ул да тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Ярышларда, халык уеннарында җиңгән, призлы урыннар яулаган катнашучыларны спонсорлар әзерләгән күпсанлы кыймммәтле бүләкләр көтә. Райондашларның, Кайбыч кунакларының ярыш­ларда актив катнашуларын көтеп калабыз! Ә хәзер район Сабантуе программасы белән таныштырып үтәбез:

Сабантуйны ачу тантанасы, алдынгыларны бүләк­ләү - 10.00 сә­гатьтә башлана.

Милли көрәш - 11.00-15.00

Ат чабышы - 11.00-12.00

Волейбол (ирләр арасында) - 10.00

Сюрприз-уен - 11.00

Туннель - 11.00

Капчык белән сугышу - 11.30

Кросс (ирләр һәм хатын-кызлар) - 11.40

Кашыкка йомырка куеп, авызга кабып йөгерү - 12.00

Катыктан акча эзләү - 12.00

Туризм (ирләр һәм хатын-кызлар) - 12.15

Чүлмәк вату - 12.30

Туры колгага менү - 12.30

Капчык киеп йөгерү - 13.00

Гер күтәрү (ирләр һәм хатын-кызлар) - 13.00

Көянтә-чиләк белән йө­герү - 13.30

Тулы капчык күтәрү - 13.30

Турникта тартылу (ир­ләр) - 13.30

Ласты киеп йөгерү - 14.00

Кул көрәше (ирләр һәм хатын-кызлар) - 14.00

Тактадан сикерү - 14.30

Аркан тартышу - 14.30

12 июньдә Сабан туе районыбыз авылларында дәвам итәчәк. "Гөбенә" агрофирмасы, елдагыча, аны Куш-Күл авылы янында, Гөбенә елгасы буендагы гүзәл болында уздыра. "Заволжье" җәм­гыятенең Сабан туе берьюлы берничә авыл җирлегендә: Борындык, Зур Урсак, Мөрәле, Кошман һәм Ябалак авыллары янында узачак. "Алтын кырлар" җәмгыяте быел Сабантуе үткәрми.

Барыгызны да милли бәй­рәмебез белән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Сабантуй Олы Кайбыч Кайбыч районы хәбәрләре