Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гореф-гадәтләрне саклыйлар

- Мин сине генә сөям, Зөбәрҗәтем! - Мин дә, Тимерҗан... - Иртәгә мин сиңа яучы җибәрәм. Минеке булырга ризамы син, бергенәм? Вәгъдәме? - Вәгъдә, Тимерҗаным.

Авылның, тыйнак, чибәр кызы (Рамилә Сөнгатуллина) белән батыр, уңган егете (Илфир Яруллин) әнә шулай вәгъдә бирешеп, гомерлеккә бергә булырга сүз куешты. Икенче көнне Зөбәрҗәтнең әти-әнисе (Фирдүс Әхмә­тов белән Рамилә Айзатуллова) район газетасы "Кайбыч таңнары"ндагы соңгы яңалыклар белән танышып утырганда, яу­чы карчык (Рушания Лотфуллина) үзе дә күренде. Сүз арты сүз ияреп, алыш-биреш иттеләр, яу­чыбикә, яшьлек елларын исенә алып, җырлап та җибәрде.

Театральләштерелгән тамаша залда утырган барлык тамашачыны уен-көл­ке, шаян сүз, җыр-бию белән беренче минутларыннан ук үз эченә бөтереп алып кереп китте. Сәхнәдә, әйтерсең лә, эш өстәле артында гына кү­рергә күнегелгән район башкарма комитеты җи­тәкчесенең урынбасарлары, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе түгел - башкала артистларыннан да арттырыбрак җибәрәләр. Сәхнә бизәлеше дә, артистлар тудырган атмосфера да вакыйганың чынбарлык икәнлегенә ышандыра.

Булачак кәләш аулак өйдә дус кызларына бирнәлекләрен күрсәтеп торган арада, егетләр тәрәз чир­тә. Әби-бабаларыбызның күркәм гореф-гадәтләрен яңартып, сәхнәдә аулак өй уеннары башлана. "Йөзек салыш" уенында җи­тезлектә сынатканнарга җәза - җыр да бию, кемнең нәрсәгә оста булуы шунда күренде. Кызлар-егетләр лирик һәм шаян җырлар белән күңел кылларын тибрәндерсә, биюче егет Ринат Хәйруллин сәхнәне, залны дер селкетте. Хореограф егет әзерләп сәхнәгә куйган икенче бер бию - "Печән өсте" дә кыздырды: заманча бию элементлары белән баетылган чыгышның кадагы алты яшьлек Раил Сөнгатуллин булды, дисәм, ялгыш булмас. Әле балалар бакчасына гына йөрүче түбәтәйле малай сәхнәдә үзен иркен тотуы, җитезлеге белән таң калдырды. Рамилә апасы белән дуэт җырлап та күрсәтте әле.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән район Советы аппараты җитәкчесе Александр Кучумов та шаккаттырды. Моңа кадәр гел җитди "роль"­ләрдә күрергә өйрәнгән җитәкчеләрнең чыгышын зал аеруча җылы кабул итте.

Гармун моңнарына күмелеп, яшьләргә фатихасын биреп, әти-әни кәләшне ак мендәргә бастырды, бал-май каптырды. Борынгыдан килеп, хәзер дә хөрмәт белән һәр нигездә үтәлә торган йолаларны үзенә берләштерде бу тамаша. Сценарий авторы, кичәнең режиссеры, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Сөнгатуллина нәкъ менә шушы максатны күз алдында тоткан да инде. Тамаша дәвамында туктап тормаган алкышлар - тамашачының иң зур бәясе тү­гел­мени?! Сәхнәгә күтә­релгән район башлыгы Җәүдәт Гаффаров та артистларыбызның тырышлыгын югары бәяләде. Һәм 23 фев­раль­­гә район үзәк сыр­хау­ханәсе коллективын шу­шы сәхнәгә чакырды. Баш­карма комитет әзер­ләгән чыгышны күрми калучылар исә якын араларда Хуҗа Хә­сән, Борындык сәхнә­ләрендә тамашаны барып карый ала.

Анда мин дә булдым, ди­гәндәй, киңәшем шул: күрми калсагыз, һай үкенерсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев