Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хокук сакчылары 8 март бәйрәме белән үзенчәлекле итеп котлады

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Кайбыч" полиция бүлекчәсе, район суды, җәмәгать суды, прокуратура һәм суд приставы хезмәте коллективлары Олы Кайбыч мәдәният йортында гөрләтеп концерт куйды.

Чын мәгънәсендә гөрләү булды ул, чөнки ике сәгать барган тамашаның ничек үткәнен сизми дә калдык, үзешчән башкаручылар, биючеләр, алып баручылар профессионаллар белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясады, дисәк, ялгыш булмас.

- Хокук сакчылары ел саен искиткеч концерт белән шатландыра иде, гадәттәгечә, быел да сөендердегез. Бәйрәмгә шундый бүләк ясавыгыз өчен рәхмәт сезгә, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, концертка югары бәя биреп.

Концерт турында тулырак газетабызның алдагы санында укый алырсыз. Хәзергә, фотоларны карап, бәйрәм кәефен сез дә тоярсыз, кадерле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт 8 март