Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хокук сакчыларыннан – гүзәл затларга

8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концертында "Кайбыч" полиция бүлекчәсе, суд приставлары хезмәте, район суды, җәмәгать суды, хезмәткәрләре гүзәл затларны җыр-моң, күтәренке кәеф белән бүләкләде.

- Оныгым Гөлназ Казанга китте, бәйрәмгә күлмәк сайлый. Үзе урынына кон­цертны алып барырга мин картлачны җибәрде, яшь чагында сәхнәдә күп йөргәч, югалып калмас, дигәндер инде... "Сәхнәгә мен дә, Митрофанны кулыңа алып, сөйлә, әбе­кәй!" - дигән иде. Ул Митрофан дигәннәрен кайдан табасы икән инде?.. - дип сөйләнә-сөйләнә кереп килүче әбекәйне сәх­нәдә инде алып баручылар - суд приставы Ришат Шакиров белән миграция хезмәте инспекторы Илфир Яруллин көтә иде. Суд приставлары хезмәтенең Кайбыч район бү­леге начальнигы, өлкән суд приставы Эльвира Заһидуллина башкаруындагы Әбекәй кичәне дә алып барды, яшьлеген дә искә төшерде, форсаттан файдаланып, сатарга дип, «Орлик» кушаматлы «ат»ын да сәх­нә түренә алып менде. Артистлык сәләтенә ия җитәкче ханым искиткеч шигъри юллар авторы да икән әле: әнисенә багышлап язган шигырен үзе сәхнәдән укыганда күз яшьләре белән тыңладык.

Без хокук сагында торучыларны һәрчак җитди итеп, күп очракта формадан күрергә гадәтләнгән. Югыйсә, араларында җыр-моң сөючеләр, шаяннар байтак бит. Суд приставлары хезмәтенең машина йөртүчесе Марсель Садриевны гына алыйк. Үзе генә дә, тормыш иптәше Ләйсән белән дуэт та башкарды, шаян сәхнәләрдә дә башлап йөрүче - ул үзе. Гомумән, суд приставлары хезмәтендә артистлар гына җыелган, диярсең. "Әгәр мин солтан булсам" җырына шәрык биюен дә менә дигән итеп башкарып күрсәтте егетләр, Рәшит Хәялиев әниләргә җыр багышлады. Аның бертуган энесе - "Апас" муниципальара эчке эш­ләр бү­легенең начальнигы урынбасары Фә­нис Хәялиев тә "Син - минем җанымның яртысы" җыры белән йөрәк кылларына кагылды.

- Апаска китте, диделәр,

Китсә дә, кайткан икән.

Сезнең алда җырларга

Вакытын тапкан икән, - дип, игълан иттеләр аның чыгышын. Концертның тагын бер үзенчәлеге - башкаручыларга атап язылган кечкенә шигырь­ләрдә. Аларның авторы да - Эльвира Заһидуллина. Полициянең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге өлкән инспекторы, майор Марат Шаһивәлиев гармунда өздерде. "Апас" муниципальара полиция бүлеге начальнигы ярдәмчесе, подполковник Марс Нигъ­мәтҗанов, җәмәгать судының канцелярия мөдире Лилия Закирова, участок уполномоченные Раил Ногмановның тормыш иптәше Эльвира, конвой хез­мәте инспекторы Ильяс Хисамовның иптәше Резедә белән кызы Илсөя, ЮХИДИ бүлеге өл­кән инспекторы, майор Фирдүс Тимуршинның кы­зы Алисә, җәмәгать суды сакчысы Рәис Гомәров, полиция оперуполномоченные, өлкән лейтенант Гөлнара Гыймадиева, район суды хезмәт­кәре Рамил Гайнуллин, район суды секретаре Гөлнар Хуҗина, участок уполномоченные Рамил Гыйбадиевның хәләле Гөлназ башкарган сөю-сәгадәтле җырлар үз тыңлаучыларын тапты. Кызлар һәм егетләрнең җыр ансамбльләре чыгышында, җыр-биюле кичке уен күренешендә ретро җырларны, гореф-гадәт­ләрне дә искә алдылар. "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗин башкаруында "Балаңны читкә җибәрү" җыры барлык әниләргә бүләк булып яңгырады. Үзенчәлек дигәннән. Район суды рәисе Гүзәл Хәялиеваның кызы Гөлнараның бию белән шөгыльләнүен күп­ләрегез беләдер. Актив, җитез Кайбыч кызы биегән "League" иҗат проекты заманча, безнең өчен бөтенләй яңа, үзгә стильдә булган биюләр белән шаккаттырды.

"Россия" каналында баручы "Большие танцы" бию проектында катнашу сә­бәпле, Гөлнара үзе кайта алмаган. Сүз уңа­еннан, бу проектта безгә таныш биючеләр, Кайбыч балаларын хореография сер­ләренә тө­шендерүче Ринат Хәй­руллин белән Ксения Исаншина да катнаша икән.

Ике сәгать дәвам иткән концерт бер сулышта кабул ителде, үзешчән артистларны лаеклы рә­вештә алкышларга күм­деләр. Район суды рәисе Гүзәл Хәялиевага район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин РФ Югары суды каршындагы Суд департаменты идарәсенең Мак­тау грамотасын тапшырды.

- Сез хезмәттә дә, сән­гатьтә дә гел беренче­ләрдән. Хокук сакчылары ел саен гаҗәеп программа белән шатландыра иде, гадәттәгечә, быел да сөендердегез. Бәйрәмгә шундый гүзәл бүләк ясавыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм, - диде Альберт Рәхмәтуллин, концертка югары бәя биреп. Кызганыч, язмам белән генә концерттан алган рухи күтәренкелекне, бәйрәм кәефен сезгә тулысы бе­лән җиткерү мөмкин тү­гел, шуңа күрә, икенче юлы мондый кичәләрдән калмаска тырышыгыз, кадерле укучым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч” полиция бүлекчәсе

2
X