Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбыч энергетиклары аккошлар биюе биеделәр

Кайбычтагы оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре куйган концертларны көтеп алырга күнегеп киләбез бугай инде. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район электр челтәре, "Энергосбыт" оешмасы һәм санитар-эпидемиология хезмәте коллективлары тәкъдим иткән тамашаны да алкышларга күмде кайбычлылар.

Ничек көтеп алмыйсың да, үзебезнең арадан чыккан талантларга сокланмыйсың ди? Көн­дәлек тормышта электр чыбыклары белән эш итүчеләр, энергетиклар, Кайбычның санитар-гигиена иминлеген тәэмин итүчеләр арасында да сәхнә йолдызлары күп икән. Алып баручылар Рафил Әдиятуллин белән Нина Вишнякованы гына алыйк. Сәнгатьле сөйләүче, халыкны авызына гына каратып тота белүче Рафил - менә дигән җырчы, ә Нина ханым - биюче дә әле. Хезмәттәше, электр монтеры Валерий Нестеров белән керәшен биюен теттерделәр генә! Бу артистларның балалары да күптән инде сәхнәдә үз кешеләр. Рафилнең кызы Эльвина "Мәк чәчәге"н, ә Нинаның кызлары Диана белән Камилә яшьләр биюен башкарды. Санитар-эпидемиология хезмәте данын яклаучы Алсу Әскәрова, Муса Хисаметдинов, электр челтәре монтеры Алмаз Газимҗанов, Айрат Гарәфетдинов, егетләр ансамбле солистлары, электр монтеры Рафаэль Гыймадиевның кызы Гөлнара залны моң бишегендә тибрәндерсә, рок-н-рол биюче егет-кызлар күңелләрне җилкендерде. Аны электр челтәре хезмәткәрләре Илүсә Бәдретдинова, Илфат Сабитов, Рифат Хәйретдинов, Айнур Сафин, санитар-эпидемиология хезмәтеннән Гөлнара Сәгадиева, "Энергосбыт"та эшләүче Айгөл Сәлахова башкарды. Нәни йолдызчыклар - Иске Чәчкабтан апалы-сеңелле Ләлә һәм Илгизә Хөсәеновалар концертка ямь өстәде. Электр челтәрендә эшләүче "аккошлар" сәхнәгә чыккач, зал дәррәү рәхәтләнеп көлде, "Күршеләр" дип исемләнгән шаян сәхнә тамашаны сатира ноталары белән баетты. Оештыручылар залдагыларны бүләкләргә дә онытмады: табышмакларга зирәк җавапларны әйтүчеләр электр чыбыгы, лампочка, санитария табибы халаты, колба ише кызыклы призлар оту бәхетенә иреште. Әнә шулай, кая көлдереп, кая уйландырып, кая моңландырып, һәр тамашачының йөрәгенә юл таптылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйткәнчә, "сездән соң концерт куючы оешмаларга сезне уздыру ай-һай авыр булачак!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч энергетиклары аккошлар биюе биеделәр