Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбыч сырхауханәсенең “Буран әбиләре” гүзәл затларның мәхәббәтен яулады

Аналар көненә багышланган концертта тамашачылар район үзәк сырхауханәсе медицина хезмәткәрләрен яңа яктан ачты.

Безнең медикларның дәрәҗәсе зур икән, бәйрәм кичәсенә ераграк авыллардан - Шүширмә, Борындык, Ябалак, Бәр­лебашы, Бортас, Мөрә­ледән дә килгәннәр. Мо­ның шулай булуы аңлашыла да. Иң җаваплы участокта эшләүчеләр - кеше сәламәтлеге өчен җавап бирүче ак халатлы шәфкать ияләре сәхнәдә бөтенләй башка яктан ачылдылар бит. Табиб-хирург, татар эстрадасы җырларын оста башкаручы Алексей Русов сәхнәгә ике тапкыр чыкты. Беренчесендә ирләр ансамблендә, икенчесендә тормыш иптәше Марина белән җырлады.

Алкышларга күмелде аларның чыгышы. Кайбер җырчыларны яңадан сәхнәгә чакырып кул чабучылар да булды. Ләкин концерт программасы тыгыз иде, алып баручылар Фәния Җәләлиева һәм Ранил Мингалиев башкаручыларның исемнәрен бер-бер артлы атап кына торды.Тамашачылар авыл фельдшерлары, район үзәк сырхауханәсенең кече персоналы, ашыгыч ярдәм хезмәте шоферлары, хирургия, терапия, стоматология, балалар бү­лекләре шәфкать туташлары чыгышларын да яратып кабул итте. Табиб һөнәрен сайлаган ир-егетләрнең сәнгать яратуы, талантлы булуы ачык күренде концертта. Алар, Буран әбиләре булып киенеп, заманча эстрада биюен дә башкарды. Репетицияләрнең берсен дә калдырмыйча йөргәннәре сизелә. Гаилә тормышын, ата белән бала арасындагы катлаулы мөнә­сәбәт­ләрне, анасы ташлап калдырган бала турындагы спектакльләрдән өзекләрдә катнашучылар да чын артистлардай уйнады.

Алар аналарның йөрәк кичерешләренең тирәнлеген, балаларына булган чиксез мәхәббәтләрен ачып салырга тырышты һәм максатларына иреште. Медикларның балалары да сәхнәгә чыкты бу көнне. "Авыл-дэнс" бию коллективы да чыгыш ясады. Фидан Сәгъдиев башкаруында әни турындагы җыр да яңгырады. Лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләрен дә хөрмәтләделәр, аларга балалар чәчәкләр таратты. Соңгы ике ел эчендә коллективка килеп кушылган яшь белгечләрне дә билгеләп үтәсе килә. Яшьләрнең сәхнәдә үзләрен кыю тотуларын, энергия­ләренең ташып торуын тамашачы тиз сизеп алды.

Әниләргә багышланган кичә тәмамлануга сәхнәгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күтәрелде.

- Медиклар бүген барыбызны да гаҗәпләндерде. Биредә бердәм иҗади коллектив туплануына мин бик шат. Берүк вакытта авыруларны да дәвалап, концерт оештырулары өчен баш табиб Газимагомед Магомедовка да рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да рәхмәт, уңышлар, иминлек телим! - дип, тамашачылар фикерен җиткерде ул.

- Әлфия Фазыловна ник җырламады икән? Ул да катнаша дигәннәр иде бит. Сәхнәдә терапевт Мәдинә Шәйхулловна да күренмәде... - диючеләр дә булды.

Ә без көзге күңелсезлекне җиңәргә ярдәм итүче, уңай энергия бирүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч сырхауханәсенең “Буран әбиләре” гүзәл затларның мәхәббәтен яулады