Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңелдә йоклаган дәртне уятучы “Балкыш”фестивале

"Балкыш" фестиваленең үзенчәлеге аның эчендә яшерелгән. Беренче карашка, ул үзешчән ветераннар коллективларын берләштергән гади сәнгать конкурсы сыман. Чынлыкта исә, "Балкыш" - өлкән буынның яшьлегенә кайтуы да, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне барлау да. Фестивальнең зона этабында тагын бер ачыш ясадым: картлык бары тик шатлык сүзе белән генә тәңгәлләшсен икән ул!

Ветеран (пенсия яшендәге) үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестиваленең Буа шәһәрендә узган зона этабында Иделаръягының сигез районыннан килгән ветераннар коллективлары чыгыш ясады. Кайбыч делегациясенең алыштыргысыз җитәкчесе - район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закированың кулы җиңел булды: җирәбә буенча дүртенче булып чыгыш ясау хокукы бирелде. Шулай итеп, сәхнәгә чыгар алдыннан көндәшләрне күзәтергә дә мөмкинлек туды. Алдан сөйләшенгән тәртип буенча һәр район ярты сәгатьлек кенә чыгыш әзерләргә тиеш булса да, көндәшләребез - Яшел Үзән, Кама Тамагы, Буа районнарының үзешчәннәре вакытка сыеша алмады - концертта катнашам, дип атлыгып торган җырчы-биючеләрне ничек туктатасың ди инде?

- "Балкыш" олы буынның хезмәтен данлап үткәрелә, өлкәннәребез арасында үзешчән артистлар бихисап бит, аларны дөньяга чыгару - һичшиксез, кирәкле эш. Шуда күрә рухи-әхлакый яктан да кыйммәтле бу фестиваль, - диде жюри әгъзасы, ТР ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков. Чыгышларны бәяләүче жюри төркемендә Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Рамил Курамшин, Георгий Ибушев, Венера Гәрәева, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф һәм башка мәртәбәле сәнгать әһелләре бар иде. Чыгышларны зал алкышларга күмде: Яшел Үзән районының Мулла Иле авылыннан килгән "Сүнмәс дәрт" вокаль ансамбле, "Кич утыру" күренешен сәхнәләштергән Кама Тамагының "Ак яулыклы әбиләр" ансамбле, Тәтеш шәһәреннән килгән 26 ветеранны берләштергән вокаль ансамбль, Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогыннан килгән "Волжанка" ветераннар хоры, Буа шәһәренең "Родник" ансамбле артистлары сәнгать югарылыгында чыгыш ясаулары белән сокландырды. Яшел Үзән районы үзешчәннәре төрле жанрларда чыгыш ясады: Айшә авыл җирлегеннән "Родничок" бию ансамблен алып килгәннәр, хәтта үзбәкчә җыр да башкарып күрсәттеләр. Вил Шәрәфетдинов татар көйләрен кечкен гармуннарда, курайда уйнавы белән күңелләрне җилкендерде.

Сәхнә түренә кайбычлылар чыккач, күңелләр тагын да күтәрелде - ни дисәң дә, үзебезнекеләр якын шул! Артистларыбызны сәхнәгә район мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Зыядиева чакырып торды. Чыгышны Олы Кайбычның «Җәүһәр» ансамбле башлап җибәрде.

Быел ансамбльдә ир-егетләр дә булуы коллективны тагын да җанландырып җибәрүен жюри әгъзалары да сизми калмагандыр. Гармунчыларыбыз Фәрит Мөлеков белән Фәргать Хәйруллин татар халык көйләренә тезмә уйнады.

Зур Подберезьедан килгән Николай Карлин "Занялася заря расписная" җырын гармунда үзе уйнап башкарды.

Нәфис сүз номинациясендә чыгыш ясаган Иске Тәрбит үзешчән артисты Людмила Степанова Саҗидә Сөләйманованың "Сиңа кайтам" шигыре белән күңелләрне тетрәндерде.

- Җәйгә керсәм, әле һаман

Сөеп кигән төсем - зәңгәр.

Сиңа кайтам, гомеремне

Кыл урталай бүлсәм әгәр, - дип сөйләгәндә, чәчләренә тасма үреп, нәфис аякларына чүәк киеп йөргән яшьлекләрен сагынып, залдагы күпме әби "Эх!" дип уфтанды икән?!

"Янар чәчәк" җырын Рәмзия Хикмәтуллина гармунчы Ильяс Гәрәев уйнавына кушылып башкарды.

Зур Подберезьеның "Березка" ансамбле башкаруында "Ехал с ярмарки ухарь-купец" җыры театральләштерелгән тамашаны хәтерләтте.

Ә менә район үзәк сырхауханәсе табибы Мәдинә Яруллина сәхнәгә чыккач, залда берничә кеше: "Бу яшь-җилкенчәкне кем сәхнәгә чыгарган?" - дип аптырады. Күбәләктәй очып биегән татар кызының пенсия яшендә булуына ышану авыр шул. Флера Фатыйхова бу юлы фестивальдә яңа лирик җыр белән моңландырды.

Фестивальнең ачышы дип "Лачын" егетләр ансамблен атасам, ялгышмам, мөгаен.

Рухи байлыгыбыз - борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне күрсәтми калсак, фестивальдә катнашу тулы канлы булыр идеме икән? Иске Тәрбит авыл җирлеге үзеш­чәннә­ре, җыр-биюгә, шаян-сүзгә төреп, тула басу йоласын күрсәтте.

Мактанырлыгыбыз да бар шул: әллә ничә милләт халкын берләштергән Кайбыч төбәгендә күрсәтерлек йоласы, бүлешерлек тәмле сүзе мәңге бетәчәк түгел! Әнә, Кече Мәме авыл җирлегенең "Палан" ансамбле фестивальгә бара алмый калды - вакыт дигәннәре бигрәк аз бирелә сәхнә тотучыларга. Фестивальдә балкып өлгергән коллективлар, артистлар дипломнар белән бүләк­ләнде. Казандагы гала-концертта катнашырга лаеклыларны соңрак игълан итәргә сүз бирде жюри. Алар арасында Кайбычлылар да булыр дигән өметтә калыйк, республика "Балкыш"ында балкырга лаек, бик лаек безнең өлкәннәребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Балкыш” фестивале