Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

КФУ студентлары Кайбыч ветераннарына җыр бүләк итте

Бүген район мәдәният йортында Казан федераль университеты студентлары Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан концерт куйды.

Бу концерт безнең округтан ТР Дәүләт Советына депутат булып сайланган КФУ ректоры Илшат Гафуров тәкъдиме белән оештырылды.

Әлеге концертка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, бу чара яшьләрнең тарихыбыз белән кызыксынуы, аларның патриотик рухта тәрбияләнүенең ачык мисалы. Төрле факультетларда, шулай ук Чаллы филиалында укучы студентлар сугыш чоры, татар һәм рус халык җырлары, биюләрен башкарды. Кайбычтан соң алар Апаска юл тотты. Кичә Тәтеш, Кама Тамагы тамашачылары алдында чыгыш ясаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КФУ ректоры Илшат Гафуров КФУ студентлары Кайбыч ветераннары

2
X