Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сөлге чигәм асыл җепләр белән

Район мәдәният йортында "Кайбыч сөлгесе" дигән күргәзмә эшли башлады. Анда районыбызның төрле авылларында чигелгән, Кайбыч төбәгендә яшәүчеләрнең күңел бизәкләре төшерелгән сөлгеләр белән танышырга була.

Берсеннән-берсе матур бу сөлге-тастымалларны районыбызның халыкка мәдәният хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре чик­кән. Әлеге үзәк авыллардагы 38 мәдәният йортын һәм клубларны үз эченә ала. Сентябрь аенда узган җыелышларында баш­карма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова сөлге чигү бәйгесе үткәрү тәкъ­диме белән чыккан иде. Шул нигездә "Чиккән сөл­ге - күңелем көзгесе" ди­гән бәйге игълан ителде. Борынгы йолаларыбызны яңарту, саклау, аларны халыкка тарату максатындагы бәйге арада кул эшләре­нә оста кешеләрнең күп булуын күрсәтте. Элек һәрбер өйнең тү­рендә чиккән сөлге булса, хәзер инде бу бик си­рәк күренеш. Чигүле мен­дәр­ләр, карават җәй­мә­ләрен дә кулланмыйбыз. Югый­сә, чигү өчен әл­лә­ни дә кирәкми: аның өчен гап-гади ак тукыма, энә белән җеп, ә иң мөһиме осталык таләп ителә. Мә­дәният хез­мәткәрлә­ренә йөк­лән­гән иң төп бурычларның берсе - әнә шул онытылып баручы гореф-гадәтләрне энҗе бөртегедәй саклап, буыннардан-буыннарга җиткерү. Бәйгегә тәкъдим ителгән сөлгеләр арасында милли бизәк­ләр төшерелгәннәре дә, Универсиадага, Сабантуйга багышланганнары да бар. Жюри Байморза клубы мөдире Зинаида Зайцеваның кул эшен бе­ренче урынга ла­ек дип тапты. Икенче-өченче урыннарда - Арыслан клубы һәм Багай мәдәният йорты җитәкчеләре Надежда Кучумова белән Зоя Рожкова. Аларга Мак­тау кә­газьләре һәм истәлекле бү­ләкләр тапшырылды. Бу бәйге милләтара дуслыкны ныгыту, толерантлыкны пропагандалау максатын да күздә тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X