Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Уйнамый түзеп буламы кулда гармун булганда?!

Якын киләчәктә Кайбыч яшь музыкантлар төбәгенә әйләнер, мөгаен. Район балалар сәнгать мәктәбендә беренче класс укучыларын музыкантлыкка багышлау кичәсендә әнә шундый нәтиҗәгә килдем. Ник дигәндә, мондагы һәр баланың музыкага булган мәхәббәте, укырга көчле теләге күзләреннән күренә.

Быел Олы Кайбычтагы сән­гать мәктәбенең беренче классында 25 бала белем ала. Аннан тыш тагын ике филиалда - Иске Тәрбит һәм Колаңгы авылларында да музыкаль класслар эшли. Фор­тепиано, баян, вокал класс­ларында укучы яшь сән­гатькәрләр дүрт ай эчен­дә инструментны дөрес итеп тотарга, нота грамотасына өйрәнгән. Бер карасаң, уен коралын ничек тотсаң да, барыбер түгелмени, тавышы гына чыксын, диючеләр дә табылыр. Юк икән шул, тавышны дөрес итеп чыгару өчен коралны ничек итеп тоту да бик зур әһә­мияткә ия икән. Балалар инде кечкенәрәк күләмле әсәрләрне үзләре дә уйный, татар халык, бию көйләрен баян һәм фортепианода башкара. Багышлау кичәсендә алар үзләренең һөнәрен уйнап та күрсәтте, нота грамотасы буенча сорауларга да җавап бирделәр. 3 класс укучысы Илсөя Хисамованың фортепианода уйнау осталыгына быел гына сәнгать мәк­тәбенә килүчеләр сокланып карады: тагын ике елдан алар да шулай уйный алырмы дигән сорау тыңгылык бирмәде булса кирәк. Чын осталар булу өчен баянчыларга биш ел, пианистларга җиде ел белем алырга кирәк булачак шул әле. Фортепианода уйнау серләренә өйрәтүче Резеда Хисамова белән Русалина Гирфанова, баянга төшендерүче Зөлфия Яруллина, Рузилә Садыйкова һәм вокал бүлеге җи­тәкчесе Светлана Зыядиевалар яшь укучыларыннан канәгать. Иң мөһиме - музыкага мәхәббәтләре генә сүрелмәсен. Мәктәп директоры Гөлнара Җиһаншина һәр укучыга Яшь музыкант таныклыгы тапшырды, ә музыка иле ачкычын - скрипка ачкычын балалар ел дәвамында үзлә­рендә сакларга тиеш булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч яшь музыкантлар