Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа йолдызлар кабына

Бу атнаның сишәмбесендә Кайбычта керәшен җырларын иң оста башкаручыларның "Туым җондызы" - "Раштуа йолдызы" фестиваленең зона туры узды.

Фестиваль үткәрү урыны итеп быел Кайбычны сай­лаулары бер дә очраклы хәл түгел. Беренчедән, ТР Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова әйтеп узганча, Мамадыш, Зәй районнарындагы кебек, Кайбыч - керәшеннәр күп яши торган төбәк. Икенчедән, райондагы өч җәм­гыять "Ак Барс" холдинг кампаниясе карамагында эшли башлады. Аның генераль директоры Иван Егоров Республика керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе дә. Бу фестивальнең төп оештыручысы - шу­шы җәмгыять. "Туым җондызы"нда Лаеш, Казан шәһәре районнары һәм районыбызның яшь башкаручылары катнашты. Концерт башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров барлык катнашучыларны район башлыгы Җәүдәт Гаффаров исеменнән сә­лам­лә­де, төбәгебезнең күренекле кешеләре, күр­кәм эшләре, мәдәни тормышы турында сөйләде. Люд­мила Белоусова, ару­мысыз карендәшләр дип, фестивальне Кайбычта шулай зурлап кабул итүләренә рәхмәт бел­дереп:

- Керәшен җырларын ос­та башкаручыларны беренче елларда Казанда гына барлый идек. Аның географиясе елдан-ел ки­ңәя бара, Казанга гына сыймаганга күрә төбәк­ләр­гә чыктык. Кайбыч ягы керәшеннәре Мәлки керәшеннәре дип йөр­те­лә, аларны фән аерым өй­рәнә. Бик тырыш, уң­ган-булган кешеләр алар. Шулай да яңа яктан ачасы бар әле. Фестивальдә чикләүләр юк, анда төрле милләт кешеләре катнаша ала, тик керәшен жырын гына башкарсын, - диде.

Фестивальне Иске Тәрбит авылының "Сәүдияр"фольклор ансамбле башлап җибәрде. Кунакчыллык күрсәтеп, жюрига күпереп пешкән Кайбыч икмәге тапшырдылар. Керәшен жырларын башкаручыларның чыгышын күренекле фольк­лорчы-галим Геннадий Макаров, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Лена Бичарина, "Туым җондызы"ның узган елгы җиңүчесе , "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау буенча дәүләт үзәге директоры Фәнзилә Җәгъ­фәрова бәяләде. Әлеге чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мә­сьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова, "Бәр­мәнчек" җитәкчесе Артур Поляков, Кайбычтагы керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Светлана Матвеева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Сөнгатуллина да катнашты. Хуҗа Хә­сән­нән Валентина Краснова җырлаганда ике егет - Евгений Таймасов белән Дмитрий Макаров биюен аеруча ошатты алар. Өченче урынга гына чыксалар да, фестивальнең Казанда 14 гыйнварда узачак финал концертына чакырдылар. Әмма таләп куелды: биюләрне чарларга, жырны башкару осталыгын арттырырга! Иске Тәрбиттән Алиса Степанова белән Анна Николаева да өченче урында, Кыр Буасыннан Денис Лебедев дипломант булды. Казанның Киров районының "Заречье" фольк­лор ансамбле, Казан дәү­ләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка кафедрасы фольклор ансамбле, консерватория студентлары Алинә Булатова, Лилия Фәхруллина, Лаеш районының Ташкирмән авылы кызы Екатерина Кормачеваларга беренче урын бирелде. 16-30 яшькә кадәргеләр арасында узган фестивальдә беренче урын алучылар гына финал концертында катнаша.

- Талантлы яшьләрнең күп булуына сокланып утырдым. Һәр төбәк үзен­чә көйли, үзенчә жырлый. Кайбычтагы керәшен жыр­ларын халыкка таратуда зур эш башкарасы бар әле.Моны әбиләребез исән чакта эшләп каласы иде. Буыннар чылбыры өзелмәсә, жыр өзелмәс,- диде Геннадий Макаров дипломнар тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч “Туым җондызы” “Туым җондызы” – “Раштуа йолдызы” фестивале җырлар керәшен