Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа йолдызлар калка

"Йолдызлык" XIII яшьләр фестиваленең район мәдәният йортында узган турында мин Казан энергетика университеты студенты Рәмис Закировны да очраттым.

Рәмис мәктәптә укыган елларында кечкенәдән шушы фестивальдә катнашып үсте. Ул яшь башкаручылар арасында зонада гына түгел, республика күләмендә дә җиңү арты җиңү яулый иде. "Бу юлы тамашачы булып килдеңме, әллә инде чыгыш ясыйсыңмы?"- дигән соравыма болай дип җавап бирде:

- Әлбәттә, фестивальдә катнашам! "Йолдызлык" аша мин үземә яңа дуслар таптым, иҗат дөньясы ачтым. Остазым - Фаина Минһаҗева. Үзең кечкенәдән җырлап үскән сәхнәдә чыгыш ясау миңа икеләтә көч өсти сыман. Фестивальдә катнашучыларның барысына да уңышлар телим.

Рәмис хаклы, "Йолдызлык" характерны ныгыта, ихтыяр көчен арттыра, авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәтә. Баланың сәхнәгә чыкканда ничек дулкынлануын укытучылары белән ата-аналары яхшы аңлый. Саксыз бер сүз әйтсәң дә, аларның кәефе төшәргә, үз-үзенә ышанычы кимергә мөмкин. Шуңа күрә дә жюри чыгышларны дөрес бәяләргә тырыша. Дөрес, кайчакта фикерләр каршылыгы да килеп туа.

Олы Кайбычтагы фестиваль күңеллерәк тә узды кебек. Анда Иске Чәчкаб, Арыслан, Багай, Кече Мәме, Надеждино, Кошман, Корноухова, Багай авылларында яшәүче балалар катнашты. Надеждинодан Вероника Салатованың "Йолдызлык"та әле беренче генә катнашуы икән. Балачактан җырлап үссә дә, зур сәхнәгә чыкканы булмаган әле. Кече Мәмедән килгән яшь талантлар да бездә соклану хисләре уятты. Беренче кечкенәләр төркеме турында да җылы сүзләр генә әйтәсе килә. "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар барлык номинацияләрдә дә чыгыш ясады. Араларыннан иң кечкенәсе булган Никита Русовка әле дүрт кенә яшь. Иске Чәчкаб, Кошман, Олы Кайбыч мәктәпләре укучылары да фестивальгә тырышып әзерләнгән.

Сәнгатьне яратып үсүче балаларның иҗади сәләтен үстерү өстендә армый-талмый эшләгәндә генә уңыш елмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Созвездие Йолдызлык"