Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшь талантлар фестивале

Яшьләр фестиваленең Мәлки авылы клубында узган беренче сайлап алу турына җыр-биюгә осталыкларын күрсәтергә теләүче балалар җыелган иде. Ул Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән урта, Мәлки төп, Зур Тәрбит башлангыч мәктәбенең яшь талантлары катнашында узды.

Яңа клубның иркен, якты тамашачылар залында балалар чыгышын карарга килүчеләрнең барысына да урын табылды. Яшь талантларны ачыкларга мөм­кинлек бирүче "Йолдызлык" фестивален укучылар гына түгел, укытучылары, әти-әниләре дә көтеп ала. Шуңа да аңа ныклап әзерләнәләр. Жюри бу юлы "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография" номинацияләрендә катнашучыларның җитди әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте. Икенче кечкенәләр төркемендә дә "Вокал-соло" номинциясендә чыгыш ясаучылар күп иде. Әмма, балаларның яше зурая барган саен, катнашучыларның да саны кими бара. Мәсәлән, "Хореография" номинациясендә өлкән класслардан бары Чүтинең "Яшьлек" төркеме генә биеде. "Конферанс" номинациясендә, жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова әйтеп узганча, бер ге­нә катнашучы да юк иде. Моны ничек аңларга соң? Татар теле һәм рус теле укытучыларының балалар белән эшләргә теләмәве дипме, әллә инде укучыларның бу катлаулы жанрдан читләшүе дипме? Баланы фестивальгә әзерләү- тынгысыз хезмәт, сәләтле укучылар белән даими эшләү генә үзенең матур нәтиҗәләрен бирә. Безгә үз Динә Га­рипова­лары­бызны тәр­бияләү өчен зур тырышлык, көч куярга кирәк. Моның шулай икәнлеген "Бәләкәч" төркеме җитәкчесе Гөлназ Гыйбадиева да яхшы аңлый. Зур Тәр­бит балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм бер­ничә укучы Казан сәхнәсендә дә чыгыш ясарга өлгерде инде. "Бә­ләкәч"ләрнең "Раштуа йолдызы" керәшен җырлары фестивалендәге чыгышын тамашачылар яратып кабул итте. Алар үз­ләрен сәх­нәдә иркен тота, матур итеп җырлыйлар, бииләр дә. Сайлап алу турында алар район этабына да узды. Икенче этапка үтә алмаучыларның барысына да "Йолдызлык" та катнашулары турында дипломнар тапшырылды.

Каргалыдан Ольга Смелованың да талантлы кыз икәнлеген күреп кайттым. "Фестивальгә кем белән әзер­лән­дең?" - дигән соравыма:

- Үзем генә, - дип җавап бирде. - Клубта эшләүче әниемә бәйрәм кичәләре әзерләшергә ярдәм итәм. Мин ретро җырлар башкарырга яратам. Зур Подберезье мәктәбендә җи­денче класста укыганда фестивальдә катнашкан идем, аннан соң Чувашиянең Яльчик мәктәбенә күчтем. Кызганычка каршы, анда "Йолдызлык" фестивале үткәрелми. Мин - кабат сәхнәдә. Шу­ңа шатланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлык” фестивале

2
X