Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әйтерсең лә йолдызлар яңгыры

"Йолдызлык" фестивален яктыртучы "Созвездие -Йолдызлык" журналының җиденче саны кулыма килеп керде.

Аның редакторы Розалина Мосабирова үзенең кереш сүзендә болай дип яза: "Созвездие-Йолдызлык" - зур бәйрәм ул. Балаларның һәм әти-әниләрнең әлеге проектка мө­нә­­сәбәтен нәкъ менә шу­шы сүз белән генә билге­ләп була. Тагын да төгәл­рәк әйтсәк, бу - гаилә. Мон­да барысы да бер-берсен ярата һәм ихтирам итә. Бу гаиләнең иминлегенә Татарстан Респуб­ликасы җитәкчелеге, оеш­тыручылар, жюри әгъзалары, ата-аналар һәм балалар үзләре дә кайгыртучанлык күрсәтә. Шуңа күрә тату һәм нык бу гаи­лә. Балалар өчен иң мө­һиме - җиңеп чыгу да, кыйммәтле бүләкләр дә түгел. Алар әйтүенчә, иң мөһиме - "үзеңне зур, тату, бәхетле гаиләнең бер әгъзасы итеп тою".

Быел уникенче тапкыр үт­кә­релүче яшьләр фестиваленең Кайбычта да урыны түрдән. Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров сә­ләт­ле балаларны табуга, аларның иҗади үсешенә юл ачучы бу проектның уңышлы тормышка ашырылуын үзенең ныклы контролендә тота. Шушы фестивальнең гала-концертында катнашу хокукы алган балалар катнашында һәр елны Халыкара ха­тын-кызлар көне ал­дын­нан уза торган концерттагы җылылыкны сүз­ләр белән генә аңлатырлык түгел. Талантлы яшьләрнең елдан-ел арта ба­руына да сөенергә ге­нә кирәк. Фестивальне районда оештыру һәм үт­кәрү өчен җаваплы, жюри рәисе Рамилә Айзатуллова әйтеп узганча, быел анда районыбыз авылларында яшәүче 300 дән артык бала катнашты. Менә шулар арасыннан Буада узачак зона турына иң-иңнәрен чыгарырга кирәк! Зона турында җи­ңү­челәрне Казанга соңгы сайлап алу турына чакыралар. Иң осталар "Пирамида" күңел ачу комплексында гала концертта катнаша.

Узган атнаның пәнҗешәм­бесендә район мәдәният йортында Борындык, Ху­җа Хәсән, Олы Кайбыч мә­дә­ният йортларында узган сайлап алу турында җиң­гән балалар чыгыш ясады. Йөз иллеләп баланың чыгышын бәяләве жюрига бер дә җиңел бул­­мады. Өздереп җырлаучылар да, биючеләр дә, "Конферанс" номинациясендә чыгыш ясаучылар да күп. Ә урыннар саны чикле, һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннар гына. Шунысы шатландыра: сайлап алырга җирлек бар. Ә гала-концертта без Камилә, Зөһрә, Зилә, Али­на, Алмаз, Лилия, Инзилә, Чулпан, Гүзәл, Маргарита кебек яшь башкаручылар, Эльвина, Ади­лә, Фирүзә кебек нәфис сүз осталары, бючеләребез белән кабат очрашачакбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлык” фестивале “Созвездие –Йолдызлык”