Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ак канат иңнәрдә, күңел оча ерак илләргә...

Мәктәпне тәмамлаучы укучыларның иң көтеп алган бәйрәме - Чыгарылыш кичәсе Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә гаҗәеп зур бәйрәмгә әверелде. 11 сыйныфны тәмамлаган 32 укучының хәтерендә озак еллар сакланачак бу көн.

Мәктәп парталары арасында хыялланган иң зур теләкләре - мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу вакыты килеп җиткәнен кичәге укучылар, ә бүген инде булачак студентлар үзләре дә сизми калган, күрәсең. Мәктәп директоры Михаил Серяков кулларына аттестат тапшырганда, мәктәп белән саубуллашу җырын башкарганда, моңсуланып, күз яшьләрен дә яшермәделәр. Михаил Александрович сүзләренә караганда, быел Федоровское мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы аеруча үзенчәлекле: бер ел дәвамында Борындык, Кече Мәме, Колаңгы, Мөрәле авыл җирлекләренә караган авыллардан килеп укыган балалар үзара дуслашып, бердәм коллективка тупланган. Укуда да алдынгылар рәтендә, спортта да сынатмаган укучыларга директор кубоклар һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Мәктәпләрендә яшәп килүче күркәм традиция буенча һәр укучы Федоровское мәктәбенең махсус медаленә дә ия булды. Кичәдә һәр укучының уңышлары аерым телгә алынды, әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәтләрен дә балалар оригиналь рәвештә җиткерде.

Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, укучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм үз исеменнән котлап, әлеге мәктәпнең көчле укытучылар коллективы, тырыш укучылары белән дан тотуын билгеләп узды, булачак абитуриентларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Укучыларны олы юлга, мөстәкыйль тормышка озатканда котлау сүзләре белән чыгыш ясаган һәркемнең теләге уртак - мәктәптә алган белемнәренең нәтиҗәсен тоеп, тормыш галәмендә үз юлларын табарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе

2
X