Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бала тәрбияләү – үзе зур һөнәр ул

Гаилә һәм бала - бер-берсенең көзгедәге чагылышы ул.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, класс җи­тәкчеләре катнашында узган җыелышта шушы сүзләренең хаклыгын үз чыгышында ачык күр­сәт­те. "Бүгенге заман шартларында мәктәп белән гаиләнең үзара хезмәттәшлеге" дигән исем астында үткән бу чарада район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, башкарма комитет хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, ал­тынчы чакырылыштагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәиров, аның ярдәмчесе Денис Левинсон да катнашты. Әлеге темага шулай зурдан кубып сөйләшүләре бер дә юкка гына түгел, чөнки балаларны тәрбияле итеп үстерү иң мөһим мәсьә­ләләрнең берсе һәм ул гомер-гомергә актуальлеген югалтмас. Укучы тәр­тип бозса, мәктәп, укыту­чылар нәрсә караган дип әйтергә яратабыз. Җәм­гыят­ьтә педагогларга «та­як» ыргыту күренешләре шулкадәр ешайды ки, хәт­та Андрей Малахов та үз тапшыруларының бер­­сен­дә: безнең илдә укытучылар хокукларын яклау уполномоченные булдырырга вакыт җитмәдеме икән, дигән сорау куйды. Укытучылар яшәү рәвеше төрле булган гаиләләрдә тәрбия алган балаларга аң-белем бирә. Алар арасында яхшыны яманнан аера белүче үрнәк гаиләдә үскәннәре дә, ата-анасы аракы белән дус булганнары да, очны-очка ялгап яшәүче авыррак хәллеләре дә бар. Районның төп укытучысы Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, без­дә укучы 1754 бала 1371 гаиләдә тәрбияләнә, шуларның 290ы күп балалы, 215е аз керемле, 21е социаль яктан тотрыксыз гаиләдән, тәртип бозган 16 бала мәктәпнең үзен­дә, ә 13е полициядә һәм район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә тора.

- Без еш кына балабызга, син шулай эшләргә тиеш, дип әйтергә яратабыз. Юк, ул беркемгә дә берни тиеш түгел. Киресенчә, без - ата-аналар, укытучылар аңа тәрбияле, белемле булып үссен өчен уңай мохит тудырырга тиешбез. Мәгариф тармагында озак еллар эш­ләү­че педагог буларак, тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: кайда бердәм та­ләпләр куела, шунда тәртип бар. Бу бердәмлек гаилә белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлегендә ачык чагыла. Бездә баласының укуы белән даими кызыксынучылар күп, әмма ата-аналар җыелышына йөрмәүчеләр, укытучы мәктәпкә чакыргач килмәүчеләр, хәтта дошманлык күрсәтүчеләр дә, сирәк булса да, очрый, - диде ул.

Гаиләләр белән эшләүдә ата-ана комитетлары, укучыларны төрле фән, спорт түгәрәкләренә тарту, ата-аналар катнашында төрле чаралар үткәрү, полиция, социаль яклау бүлеге, район балигъ бул­маган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең йогынтысы зур. Олы Кайбыч мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Гайнетдинованың мәк­тәп­нең эчкечелекне профилактикалауда гаиләләр белән алып барган чыгышын тыңлаганнан соң, районда "Форпост" эш­чән­ле­генең активлыгы түбән булуы, SMS-балалар проектының да тиешенчә тормышка ашырылмавы әй­телде. Хуҗа Хәсән мәк­тәбе директорының тәр­бия эшләре буенча урынбасары Ольга Костюкова эчкечелек белән шөгыль­ләнгән, бала тәр­бияләү өчен тиешле шарт­лары булмаган гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Иске Тәрбит мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Римма Николаеваның гаи­ләләр бе­лән эшләү алымнары турындагы чыгышынан соң, әңгәмәгә район башлыгы Җәүдәт Гаффаров кушылды. Ул, бү­генге сөй­ләшүнең үтә дә мө­һим икәнлегенә басым ясап, Иске Тәрбит мәк­тә­бе коллективы, аның директоры Анатолий Васильевны үрнәк итеп куйды. "Алар кәгазь өчен генә эшләми", - диде ул. Районның баш врачы Газимагомед Магомедов зур мәктәп­ләрнең үз шәф­кать туташларын булдыру тәкъ­диме белән чыкты. Шулай ук балаларны физкультура дәресләрен­нән азат итү турындагы справкаларны бирүне контрольгә алу мәсьәләсе дә кузгатылды. Ул спорт белән шөгыльләнергә яратмаган өчен генә бирелергә тиеш тү­гел, ә авыруларына гына. Спорт шәхес, ныклы ихтыяр көче тәрбияләргә ярдәм итә.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәиров Кайбыч укытучыларына уңышлар теләп, Россиядә гаи­лә институтын, мәгарифне үстерүгә киләчәктә дә игътибар булачагын ассызыклады. Чөнки илнең киләчәгенә нигез гаиләдә, мәктәпләрдә салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә һәм бала Мәктәп җыелыш

2
X