Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Быел Кайбыч районында аттестатсыз калучы юк

Район мәгариф бүлегенә математика, инглиз теле, физикадан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре кайтты.

Математикадан иң югары баллны Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Алия Сафина җыйган. Ул мөмкин булган 100 баллдан 83 балл җыйган. Район буенча уртача балл- 61,33 (былтыр- 48,04). Инглиз телен район буенча бары ике генә укучы сайлаган иде. Алар имтиханны Апаска барып тапшырды. Нәтиҗәдә, Алия Сафина- 97, Федоровское мәктәбеннән Матиаш Нильсон 79 балл җыйды. Былтыр безнең районнан инглиз теленнән бер укучы да имтихан тапшырмаган. Физикадан Иске Тәрбит мәктәбеннән Елена Демьянова- 94, Зур Подберезьедан Владислав Федин- 84 Алинә Фәйзрахманова 81 балл җыйган. Узган ел бу фәннән уртача район күрсәткече - 46,96 булса, быел 62,27 балл. Җәмгыятьбелеменнән имтихан нәтиҗәләре кайтып җитмәгән әле. Былтыргы уку елында ике укучы аттесттатсыз калган иде, быел андыйлар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Кайбыч районында аттестатсыз калучы юк

2
X