Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Елның иң яхшы укытучысы – Иске Тәрбиттә

Февральнең соңгы көнендә район мәдәният йортында узган "2013 елның иң яхшы укытучысы" бәйгесендә финалга чыккан алты укытучы үзләрен балалар күңеленә ачкыч таба белүче, хезмәтләрен яратып башкаручы чын мөгаллимнәр икәнлеген күрсәтте.

Ел саен үткәрелүче әлеге бәйгедә катнашучылар аңа җитди әзерләнгән. Укытучы булуның җаваплы да, җитди дә булуын аңлап эшлиләр алар. Ис­ке Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева, Борындык мәктә­бенең физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов, Бәрлебашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламия Мусина, Иске Чәчкаб мәк­тәбенең инглиз теле укытучысы Алинә Шаһиева, Олы Кайбыч мәктәбенең биология укытучысы Гөлшат Хәйретдинова, Хуҗа Хәсән мәктәбенең химия, биология укытучысы Александр Губеев - исемнәре зур хәрефләр белән язарлык укытучылар. Бу мөгаллимнәрнең барысы да сайлаган һө­нәрләренә тугрылыклы, укучылар һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана. Әнә шуңа да бәй­гегә, укытучыларына теләктәшлек күрсәтеп, укучылары да, ата-аналары да килгән. Әмма, барлык бәйгеләрдә дә осталык югары бәяләнә.

Римма Васильева, барлык сынауларны да тиешле югарылыкта узып, "2013 ел­ның иң яхшы укытучысы" исеменә лаек булды. Икенче-өченче урыннарда - Хәмзә Юнысов һәм Исламия Мусина. Призлы урыннарны яулаучыларга дипломнар һәм 30 мең, 20 мең, 10 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Бәй­гедә катнашкан калган укытучылар 5әр мең сум акчага лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “2013 елның иң яхшы укытучысы” бәйгесе