Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбычта “Елның иң яхшы укучысы”н сайладылар

- Яңа җирләр ачу, аларны өйрәнү өчен нәрсә кирәк? Ә корабльләр төзү, космоска очу өчен? Бу тормышта үзеңнең лаеклы урыныңны табарга? Әлбәттә, белем кирәк! Райондагы иң зирәк, тырыш, белемле укучыларны ачыклау максатында һәр уку елында үткәрелүче фән олимпиадаларының максаты - белемле яшьләр тәрбияләү, уку-укытуның сыйфатын күтәрү, - диде район мәгълүмати-методик...

Ел саен үткәрелүче әлеге бәйгегә бераз гына соңгарак калып барырга туры килде. Чөнки аның башлану сәгате газетаның чираттагы санын Казанга типографиягә озату вакытына туры килде. Шуңа да янымда утыручы ике малайдан: бәйгедә кем җиңәр дип уйлыйсыз, дип сорадым. Олы Кайбыч мәктәбенең яшь хоккейчылары Эдуард белән Рәдиф булып чыкты алар. Бераз уйланып тордылар да, икесе бертавыштан диярлек: икенче сан астында чыгыш ясаучы кыз "точно" җиңәчәк, икенче урында, я Подберезье кызы, я безнең мәктәптән Язилә булачак, диделәр. "Ник алай уйлыйсыз?"- дип сорагач, җаваплары бер булды: "Өчесе дә яхшы чыгыш ясый бит". "Елның иң яхшы укучысы" исеменә алты укучы - Олы Кайбыч мәктәбеннән Язилә Баһавиева, Федоровскоедан Айсылу Әхмәтшина, Зур Подберезьедан Сөмбел Габитова, Бәрлебашыннан Илсөяр Рәхмәтуллина, Зур Урсактан Алмаз Нуриев, Ульянководан Артемий Решеткин дәгъва кыла икән.

Алар бәйгенең мәктәптә, аннан соң читтән торып үткәрелгән зона турында җиңеп, финишка кадәр килеп җиттеләр. Бу укучылар турында аерым-аерым сөйләп торасы юк: барысы да зирәкләр, тапкырлар, җитезләр. Фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңү арты җиңү яулыйлар. Әмма бәйгедә осталык тагын бер тапкыр сынала. Укучылар "Тирән эзең калсын" дигән иҗади презентация, "Минем уңыш формулам" дип исемләнгән мастер-класс күрсәтте. Ә "ЭКО-чакыру" исеме астындагы бирем өй эше итеп бирелгән булган. Аларга үз авылларына хас проблемаларны чишү юлларын күрсәтү йөкләнгән. Язилә Кайбычта да көнкүреш калдыкларын эшкәртү уе белән яна: "Җиргә ташланган бер килограмм пластик шешәдән 800 грамм полиэтилен җитештерергә була. Германиядә яшәүчеләрнең 90 процентын чүп-чарны аерым җыярга өйрәтү өчен 30 ел вакыт кирәк булган. Безгә күпме вакыт таләп ителер икән?" Илсөяр калдыкларны эшкәртү буенча завод төзергә тәкъдим итә. Алмаз авылдагы Шалтыравык чишмәсен төзекләндерү уе белән йөри. "Табигатьне саклыйк" дигән лозунглар эләбез, ә кайберәүләр шунда утырып ашый, чүп-чар калдыра", - ди ул. Кыскасы, бездә дә төрле уй-хыяллар белән янып йөрүче укучылар күп! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бу бәйгенең әнә шул талантларны ачудагы ролен югары бәяләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров укучыларның уңышларын ел буена куелган хезмәт нәтиҗәсе дип атады. Ел буена олимпиада, фестиваль, бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирешкән укучыларның барысын да сәхнә түрендә бүләкләделәр.

Бәйге тәмам. Эксперт комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова нәтиҗәләрне игълан итте. Малайларның фаразлары чыннан да дөрес булып чыкты: "Елның иң яхшы укучысы" исеменә икенче булып чыгыш ясаган Илсөяр лаек булды. Язилә икенче, Сөмбел өченче урында. Айсылу, Алмаз, Артемий - лауреатлар. Истәлеккә бүләкләр, дипломнар тапшырдылар үзләренә. Менә шуннан соң әйтеп кара инде жюри гадел хөкем итмәгән дип!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Елның иң яхшы укучысы” Кайбычта “Елның иң яхшы укучысы”н сайладылар