Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп директорлары киңәште

Яңа уку елы башланырга аз гына вакыт калды. Бу көннәрдә район укытучыларының август киңәшмәләре башланып китте.

Мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары катнашында 16 августта район Советының утырышлар залында секция утырышы үтте. Аны район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров алып барды. Ул үзе­нең "Укыту эшенең төп проблемалары һәм бурычлары" дип исемлән­гән чыгышында район мәктәпләре, балалар бакчалары эш­чән­легенә ту­лы анализ ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, районда 19 мәктәп­кәчә белем бирү учреждениесе бар. Шуларның 16сы мәктәп биналарында, өче­се аерым бинада урнашкан. Мәк­тәп­кәчә белем бирү учреждениеләренә барлыгы 472 бала йөри. Мәк­тәпкәчә белем бирү буенча 1 яшьтән 7 яшькә кадәр 72, 3 яшьтән 7 яшькә 89 процент балалар җәлеп ител­гән. Бу төркемнәргә 18әр бала йөри.

Районда 29 мәгариф учреждениесе (мәктәп) бар. Аларда барлыгы 1754 бала белем ала. 16 мәк­тәп­тә укулар татар телендә алып барыла.

Җәйге каникуллар вакытында кайбер мәктәп­ләр­дә капиталь, кайберләрендә агымдагы ремонт эшләре башкарылды. Капиталь ремонтка барлыгы 93666 сум, агымдагы ремонтка 95016 сум акча бүлеп бирелгән.

- Узган уку елында 124 укучы 11 сыйныфны тә­мам­лады. Шуларның дүр­­тесе мәктәптән алтын, икесе көмеш медаль алып чыкты, икесе аттестат ала алмады. 2011 ел белән чагыштырганда, 2012 ел­да бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткеч­лә­ре түбәнрәк, - диде мә­гариф бүлеге начальнигы.

Үз чыгышында ул шулай ук мәктәп­ләрнең яңа уку елына, җылыту сезонына әзерлегенә бәя бир­де, терроризмны һәм экстримизмны булдырмау максатында профилактик эш алып бару кирәк­легенә басым ясады.

Мәгълүмати-методик үзәгенең мәгъ­лүмати технологияләр буенча методисты Нина Долматова "Мәгариф учреждениеләрендә заманча мәгълүмати белем бирү технологияләрен куллану" темасына чыгыш ясады. Ул мәктәпләрнең заманча технологияләр белән тәэмин ителеше, аларны уку-укыту процессында файдалану дәрәҗәсенә тукталды.

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең директор урынбасарлары Миләүшә Сибгатуллина, Альбина Хәй­руллина мәктәпләрдә уку-укыту процессы белән идарә итү, укытучыларның төрле дәрәҗәдәге фәнни бәйгеләрдә катнашуына тукталдылар.

Иске Тәрбит урта мәктәбе директорының укыту, тәрбия бирү буенча урынбасары Любовь Русова бердәм дәүләт имтиханнары һәм республика йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район укытучыларының август киңәшмәләре