Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Римма Васильева "Ел укытучысы” бәйгесенең республика турында алган тәэсирләре белән уртаклаша

« Ел укытучысы" бәйгесенең район турында җиңгән Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Римма Васильева Кайбыч данын республикада яклады.

Әлеге бәйге "Мәгариф" илкүләм өстенлекле проектны тормышка ашыру йөзеннән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Аның максаты- мәгарифнең эчтәлеген яңартуда укытучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү, инновация хәрәкәте үсешенә ярдәм итү.

-Район турларында җиңүчеләр дүрт көн дәвамында ачык дәресләр, методик киңәшмәләр, класс сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары үткәрде. Бәйге 39 нчы мәктәптә узды. Әлеге мәктәптә инглиз телен тирәнтен өйрәнәләр, татар теле рус мәктәпләре программасы буенча укытыла. Миңа, татар теле укытучысы буларак, башка мәктәптән килгән укучыларга дәрес бирергә туры килде. Барлык дәресләр дә online режимында узды, шуңа да теләүчеләр ничек укытуыбыз белән таныша алды,- дип фикерләре белән уртаклашты Римма Николаевна.

Бәйге җиңүчеләре һәм финалга чыгучыларны 26 апрельдә «Корстон" күңел ачу комплексында хөрмәтләделәр. Бөтенроссия күләмендәге бәйге сентябрь- октябрьдә узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ел укытучысы”