Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәлки сәхнәсендә Кайбыч һәм Югары Ослан үзешчәннәре концерты узды

Яңа мәдәни үзәк ачылганнан бирле, әй, кинәнә лә Мәлки авылы халкы концертлар карап! Авыл, район үзешчәннәре, Татарстанда танылу алган артистлар да еш чыгыш ясый биредә. Залның һәрвакыт тулуы булуы да аңлашыла, моңга сусаган күңелләр җыр-биюсез, уен-көлкесез яши аламы соң ул?

Мәлки авылындагы җәмәгать үзәгендә кичә Югары Ослан һәм Кайбыч районнарының үзешчән халык ансамбльләренең концертында да залды алма төшәрлек тә урын юк иде. Ни өчен ике район шулай бер сәхнәгә чыгарга булган икән соң?

- Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән мондый концертлар республиканың барлык районнарында да узган ел "Авыл клублары" программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәни үзәкләрдә үтә. Әлеге киң масштаблы чараның максаты - авыллардагы мәдәният учреждениеләренең халык җәүһәрләрен саклау, үзешчән сәнгатьне үстерү, авыл халкының ялын оештырудагы эшчәнлеген активлаштыру, тәҗрибә уртаклашу. Министрлык төзегән график буенча концертта шул районның халык коллективы һәм күрше район үзешчәннәре чыгыш ясый, - дип, моңа ачыклык кертте башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.

Концертны "Иделкәем" ансамбле башлап җибәрде. Әлеге ансамбльдә ветераннар гына җырлый. Узган ел "Балкыш" фестиваленең республика турында лауреат та булып кайтканнар. Араларында иң өлкәне булган 82 яшьлек Фатыйх Хикмәтуллиннан бу яшьтә ерак араларны үтеп килү авыр булмадымы соң, дип сорыйм.

- Күңелем белән унсигездә генә бит әле мин. Җырларга дигәндә, җир читенә дә чыгып китәргә әзермен. Хатыным Рауза белән икәүләп шушы ансамбльгә йөрибез. Җыр дөньясына чумган кешенең күңеле яшь була икән аның. Озакламый Тәтешкә, аннан соң Апаска барачакбыз, минем туган авылым Багышта да концерт куячакбыз, - дип җавап бирде миңа Фатыйх абый.

Оста баянчы Хатыйп Гарипов концертта әллә ничә гармунында уйнады.

- Менә бусы гармун ясау остасы Вараксин гармуны, көмеш теллесе - Вена тальян гармуны, бусы - ике рәтле хромка, ә монысы - Саратовта, янәшәдәгесе Казанда ясалган гармун, өйдә дә берничә әле алар, аккардеонымны да алып килмәдем, - диде ул.

Югары Ослан үзешчәннәреннән соң сәхнәгә менгән Олы Кайбыч мәдәният йортының "Дуслык" ансамбле барыбызны да сокландырды. Шулай булмый, ул гел оста җырчылардан гына тупланган бит! "Электр челтәре" хезмәткәрләре Рафил Әдиятуллин, Айрат Гарәфетдинов, китапханәче Гөлфинур Гомәрова, Кече Кайбыч клубы мөдире Кадрия Әхтәриева, мәдәният бүлеге автобусы шоферы Рифат Зыядиев та килеп кушылган ансамбльгә. Җитәкчеләре Светлана Зыядиева, аның ярдәмчесе Ләйсән Шамилова, мәдәният бүлеге мөдире Ленар Баһавиев - ансабльнең төп җырчылары.

Мәлкидәге мәдәни үзәк җитәкчесе Алексей Бичаринның җырлавын да авылдашлары алкышларга күмде. "Авыл денс" балалар бию төркеме турында, баскан җирдә ут чыгаралар, дип әйтергә генә кала.

- Концерт өч сәгатьтән артык дәвам итсә дә, һич ялыктырмады. Халкыбыз талантларга бай шул ул. Без үзебездә Мәлкидәге мәдәни үзәктә оештырылган "Яшь йөрәкләр" ансамбленә йөри башладык,- диде Галина Галкина, тәэсирләре белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки сәхнәсендә Кайбыч һәм Югары Ослан үзешчәннәре концерты узды