Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ КУЛЫННАН – БҮЛӘК

Исламия Кәримованың иншасын Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе укып тикшергән! Һәм беренче урын, дип бәя биргән. Ә эш болай була... Бервакыт, Татарстан Дәүләт киңәшчесе өендә тирән эшкә чума. Хәтта тормыш иптәше Сәкинә ханым да аерып ала алмый аны бу эштән. Ниндидер кәгазьләргә күмел­гән дә, укый да, укый икән. Өйдәгеләргә...

Исламия Кәримованың иншасын Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе укып тикшергән! Һәм беренче урын, дип бәя биргән. Ә эш болай була...


Бервакыт, Татарстан Дәүләт киңәшчесе өендә тирән эшкә чума. Хәтта тормыш иптәше Сәкинә ханым да аерып ала алмый аны бу эштән. Ниндидер кәгазьләргә күмел­гән дә, укый да, укый икән. Өйдәгеләргә соңыннан гына сер чишелә, Минтимер Шәрипович Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә багышланган рәсем һәм иншалар бәйгесенә җибәргән язма эшләрне үзе укып тикшерергә, бәяләргә булган икән. Кызыклы иншалар, балаларның тарихка битараф булмавы, үткәнне өйрәнергә тырышулары бик шатландыра һәм әсир итә аны.

Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә багышланган рәсем һәм иншалар конкурсының бүләкләү тантанасына баргач, Минтимер Шәрипович балаларга үзе сөйли моны.

Кремль тирмәнендә мактау сүзләрен ишетүчеләр арасында Олы Урсак урта мәктәбенең 7 класс укучысы Исламия Кәримова да була. Аның "Свияжск утрау-шәһәрчегенә минем сәяхәтем" дип исемләнгән язма эше үз яшендәгеләр арасында беренче урынны яулый.

Ә Дәүләт киңәшчесе кулыннан затлы бүләк алганчы, Исламия гади генә авыл кызы булып яшәгән - чиккән, теккән, кечке­нәдән атта йөрергә яраткан, чаңгы, йөгерү ярышларында катнашып бик күп мактау кәгазьләре алган. Өй алдында чәчәкләр үстерергә ярата. Узган җәй "Кайбыч таңнары" газетасы оештырган "Өйалдыбыз - гөлбакча" конкурсында икенче урынны яулаган! Менә Казанга бүләкләү тантанасына барган көнне генә, район балалар Сабан туенда мәктәп дружина советы рәисе буларак, рапорт бирә алмаган ул. Бу җа­ваплы эшне дусты-ярдәмчесенә тапшырып калдырырга туры килгән аңа.

Свияжск утравына, Исламия, узган ел мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән барган булган. Озаклап карап йөри ул утрауны, бик күп фотога төшерә, тарих турында уйлана. Һәм менә татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлсинә Гомәрова әлеге конкурска катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаша, иншасында сәяхәт хатирәләре белән уртаклаша. Тормыштагы вакыйгалар, юкка гына булмый, бүген кылган гамәлнең, иртәгә кирәге чыгарга мөмкин, дигән ачыш белән яши ул хәзер. Һәм быел җәй, инде изге Болгар җирләрен барып күрергә хыяллана. Чөнки әлеге конкурс, киләсе елда да дәвам итәчәк әле.

Класс җитәкчесе Люзия Абдуллина фикере:

- Минем классымда дүрт кыз. Барысы да акыллылар, мөс­тә­кыйль­ләр. Исламия арада лидер, барысын да оештырырга булыша, бик матур җырлый, яхшы билгеләргә генә укый. Мәк­тәптә һәр эшне башлап йөрүче кыз ул безнең.

Раилә Хәялиева,

автор фотосы

Исламия Кәримова иншасыннан:

"Ул 1551 нче елда Иван Грозный заманында төзелгән тарихи-архитектура комплексы икән. Ул вакыттан безнең көнгә кадәр Троицк соборы гына сакланып калган. Хәзер бу утрау танымаслык булып үзгәргән. Анда 10 чиркәү эшли. Тимерчелек һәм балчык белән эшләү сәнгатен үстерүгә зур игътибар бирелә. Төзәтү эшләреннән соң этнографик комплекс «Ат утары» ачылган. Бу ныгытма 16 гасырның икенче яртысында агачтан, 18 гасырда таштан төзелгән. Свияжскта өч ирләр, бер хатын-кызлар монастыре булган. Бүгенге көндә аларның икесе генә сакланып калган. Анда чиркәүләр агач бүрәнәләрдән, бер кадак та сукмыйча, бары тик балта белән чабып кына эшләнгән. Аның күп кенә өлеше бүгенге көнгә ничек бар, шул көе сакланган. Музеена кергәч, Свияжск утравы төрмәсендә җазалап үтерелгән төрмә корбаннарының исемнәре, кая туганнары белән таныштык. Бу корбаннар арасында безнең авылдышыбыз Җаббаров Али дә бар иде. Свияжск үз тарихында вакыйгаларны күп күргән".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев