Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җәйне бала ник көтә?

Балаларның зарыгып көткән җәйге яллары башланды. Каникул чорында мәктәп, укытучылар күзәтүеннән ераклашкан балаларның ялы тиешенчә, файдалы итеп оештырылырга тиеш. Олы Кайбыч мәктәбендәге стадион балаларның шат авазларына кү­мелгән: җәйге лагерьда ял итүче балалар футбол уйнарга чыккан. "Җил­кән" сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында 45 укучы ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта. Лагерь начальнигы Наи­лә...

Балаларның зарыгып көткән җәйге яллары башланды. Каникул чорында мәктәп, укытучылар күзәтүеннән ераклашкан балаларның ялы тиешенчә, файдалы итеп оештырылырга тиеш.


Олы Кайбыч мәктәбендәге стадион балаларның шат авазларына кү­мелгән: җәйге лагерьда ял итүче балалар футбол уйнарга чыккан. "Җил­кән" сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында 45 укучы ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта. Лагерь начальнигы Наи­лә Смелова әйтүе буенча, балалар уйнап һәм күңел ачып кына калмый, спорт белән дә шөгыль­ләнә. Алар атнага ике мәртәбә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында бассейнда йөзә, мини-футбол, волейбол уйный. Шулай ук балалар өчен кызыклы һәм файдалы экскурсия­ләр дә оештырыла.

- Лагерьга яратып йө­рим. Безне монда өч тапкыр тәмле ризык белән сыйлыйлар. Миңа аеруча китапханәгә экскурсия ошады, чөнки мин китаплар укырга яратам. Лагерьда үткәрелгән кызыклы бәйгеләрдә дә теләп катнашам, - диде "Җил­кән" дә ял итүче Анастасия Мареева.

Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгытуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Республикабызда, башка төбәкләр­дән аермалы буларак, утызлап Президент программасы тормышка ашырыла, аларга тиңдәш юк. Бу программаларның берсе балалар ялын оештыруга юнәлдерел­гән. Илебездә кризис булуга да карамастан, без­дә барлык программалар да финанслана.

- Районның 17 мәктә­бендә көндезге лагерьлар эшли. Аларда 420 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытачак, шулай ук ял һәм хезмәт лагеренда 100 баланың ял итүе һәм эшләве көтелә, диде мә­гариф бүлегенең тәр­бия эшләре буенча методисты Венера Сафиуллина. - Моннан тыш, укучыларга 4 июльдән Биектау районындагы "Чайка" лагеренда ял итү мөмкинлеге бар, соңрак ял итәр­гә теләүчеләр исә 12 август­тан Яшел Үзән районындагы "Мечта" лагерена бара алачак.

Мәгариф бүлегеннән тыш, районның башка оешмалары да балалар ялын кайгырта.

- Социаль яклау бүлеге аша балалар ел дәвамында санаторийларда ял итә. Агымдагы елга безнең районга, аз керемле гаиләләрдә яшәүче балалар саныннан чыгып, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан барлыгы 74 юллама бүлеп бирелде. Шуларның 44е санаторийларга, ә 30ы сәламәтләндерү лагерьларына. Түләүсез юлламалар аз керемле, социаль яктан тотрыклы булмаган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәр­бия­ләнүче 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга бирелә. Шулай ук үз ихтыяҗларын үзләре канәгатьләндерә алган инвалид балалар да бушлай ял итә ала, ләкин аларның социаль пакеттан баш тартмаган булуы мө­һим. Беренче һәм икенче сменалар ял итү, өченче һәм дүртенчеләре сәламәтләндерү сменалары булачак, - диде социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева.

- Минем игезәк улларым Айназ белән Айнур социаль яклау бүлеге аша Мари Эл республикасындагы "Урман әкияте" санаториендә ял итә. Балаларга бик ошый, анда биш тапкыр ашаталар, дәвалау сеанслары узалар, музыка дәресләренә йөриләр, улларыбызның ялы файдалы һәм күңелле үткәнгә шатланабыз, - ди Мөрәле авылыннан Гөлия Билалиева.

Җәйге ял лагерьлареның тагын бер формасы - ул палаткалы лагерьлар. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җа­ваплы секретаре Гөлнара Нәфыйкова әйтүенчә, узган елдагыча, быел да яшүсмерләргә "Йолдызлы десант" палаткалы лагеренда ял итү мөмкин булачак.

Беренче сменада ял 10-16 июльдә Лаеш районында, ә икенче сменада 7-14 августта Питрәч районында оештырылачак. Әлеге лагерьда безнең районнан 10 бала ял итәр дип планлаштырыла. Район үзәк сырхауханәсе исә диспансер исәбендә торучы, ягъни сәламәтлегендә тайпылышлар булган балаларга игътибар бирәчәк. Мондый балаларга тернәкләнү өчен санаторийга юлламаны балалар табибы билгели.

Күргәнебезчә, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру формалары күптөрле. Аларның вакыты файдалы узсын, бәла-казаларга очрамасынар, исән-имин булсыннар иде. Һәм, сүзне тәмамлап, куркынычсызлык мәсьәләсен искәртәсе килә. Бала бала инде, аның тормыш тәҗрибәсе юк, ул күп вакыт нәрсәне эшләргә ярамаганны белми. Малай-кызларыбызны төрле бәладән, бәхетсезлектән саклау, беренче чиратта, ата-ана бурычы. Ямьле җәй балаларга шатлык кына китерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев