Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбычның «Ак калфак” җитәкчесе Тукай районында алган тәэсирләре белән уртаклаша

15-17 июль көннәрендә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Тукай районында “Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт” дип исемләнгән күчмә утырыш уздырды. Анда Россия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан һәм чит илләрдән 150 вәкил килгән иде.

Өч көнлек программа кысаларында “Ак калфак” активистлары Тукай районы җирлегендәге авылларда булды. Катнашучылар өч төркемгә бүленеп эшләде. Без Теләнче-Тамак авылында Советлар Союзы Герое Нурми Шәриповның бюстына чәчәкләр салдык. Герой исемен йөрткән мәктәптә шәҗәрәләр күргәзмәсе, Картлар һәм инвалидлар йортында тормышка ашырылучы «Хатлар» проекты, Теләнче-Тамакта мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп, бинаның элекеге хуҗалары – сәүдәгәр- меценатлар, мәгърифәтче абыйлы-энеле Хәлфиннар эшчәнлеге, районның башка танылган шәхесләре белән таныштык. Яңа Бүләк авылында халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган музейга һәм “Илһам чишмәсе”нә экскурсия дә күңелдә якты эз калдырды.
“Ак калфак”лылар авылларда халкыбызның хәзерге вакытта югала барган гореф-гадәтләре, йолалары белән танышты. Һәр җирлекнең үзенә генә хас йолалары була. Без мунчала чыгару, киленгә су юлы күрсәтү, кер чайкау, басу яру йолалары белән таныштык. Балалар бакчасы, мәктәп коллективлары, клуб¬лар, авыл халкы – барысы да бик ныклап әзерләнгән иде.  Кайда гына барсак та, безне милли ризыгыбыз чәкчәк һәм гармун, җыр-биюләр белән каршы алдылар. Һәр авылда  кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштык. Алар иҗади яктан бик бай иде. Агачтан ясалган бизәкләр, тукымадан эшләнгән чәчәкләр, рәсемнәр, чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, калфак-түбәтәйләр һәм тагын бик күп кул эшләнмәләре бар иде бу күргәзмәләрдә. “Ак калфак”лылар үзләре дә кулдан төрле әйберләр ясап карады. Мастер-классларда калфак-түбәтәй чигәргә, тукыма кисәкләреннән юрган тегәргә, курчаклар һәм изолиннан зур чәчәкләр ясарга өйрәндек.
Кичләрен төрле милли уеннар күрсәтелде. Уеннарда катнашып, рухи азык алдык. Алга таба эшебездә һәр уенны кулланырлык тәҗрибә тупладык.
Түбән Суыксу авылында Теләнче-Тамак авылы мәдәният йортының “Алтын битлек” халык театры башкаруында “Туй күлмәгем –соңгы бүләгем” спектаклен карадык. Бу спектакльдә тормыш авырлыкларына түзә алмаган кыз образын күрсәттеләр. Шунысы сөендерде, олы абый -апалары белән бергә 10 – 11 сыйныф укучылары да спектакльдә катнашты. Шулкадәр ихлас уйнадылар, спектакль ахырында тамашачыларның күбесенең күзендә яшь иде.
 Боерган авылында да безне чәкчәк, мич коймагы, мич шәңгәсе, ризык тулы өстәлләр белән каршыладылар. Ул көнне бу авылга ризык пешерү осталары җыелган иде. “Тукай чәкчәге” феставалендә ул чәкчәкләрнең төрлелеген күреп, күпләр шаккатты.  Авыл үзе дә оста пешерүчеләре белән данлык¬лы икән. Алар чәкчәк кенә пешереп калмый, “Яран гөл” фольклор ансамблендә дә чыгыш ясый.
Су астында калган Чебенле авылы урынында урнаштырылган истәлек ташы янында дога кылдык. Мөхлисә Бубыйның Чебенле авылында туып- үскән әнисе Бәдрелбанат абыстайга элмә такта ачылышы булды.
“Мөхлисә Бубыйны моңарчы беркем дә белми иде. Халык белмәгән, күп файда китергән шәхесләрне барларга, халыкка күрсәтергә тырышабыз. Аларның хезмәте бик зур”, – дип сөйләде “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.
Мөхлисә Бубый – Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина, мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, педагог. «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» дигән ялган гаеп¬ләү нигезендә 1937 елда кулга алына, шул елның 23 декабрендә Уфада атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана.
Боерган авылында мунчала чыгару йоласын сәхнәләштереп күрсәтсәләр, соңыннан мунчаланы судан чыгару, юу һәм куллану серләрен дә өйрәттеләр. Иске Җирекле авылындагы “Тукай” балалар бакчасында Түбән Суыксу балалар бакчасының “Сәйәр” бәйгесе җиңүчесе булган “Мактанчык әтәч” спектаклен дә карадык. Балаларның таланты, үзләрен иркен тотулары, кызыклы итеп уйнаулары, туган телебездә матур итеп сөйләшүләре күпләрне таң калдырды.
“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Новотроицк авылында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Кадрия Идрисова һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашындагы пленар утырыш белән тәмамланды.
Без – “Ак калфак”лылар туган ягыбызда, үзебезнең туган җиребездәге күренекле шәхесләрне барларга, җирлек кешеләренә белгәннәрен күрсәтеп өйрәтергә тиеш. Татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен барлау, һәр авылның үзенчәлекле ягын ачу, туган телебезне саклау  һәрберебезнең бурычы ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев