Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбыч районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Мәгариф хезмәткәрләренең берничә көн дәвам иткән традицион август киңәшмәсе Олы Кайбыч мәдәният йортында пленар утырыш белән тәмамланды. Ул «Кайбыч муниципаль районы мәгариф системасының белем һәм тәрбия бирү потенциалы» дигән тема астында үтте. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова катнаш­ты. 

Утырышны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ачып җибәрде. 
– Барыгызны да якынлашып килүче яңа уку елы белән тәбрик итәм, – диде ул, укытучыларга һәм педагогик хезмәт ветераннарына мөрәҗәгать итеп. – Үз эшегезнең нәтиҗәсен күреп, куанып яшәргә язсын. Бүгенге очрашу аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә. Сезгә иҗади уңыш­лар, сәләтле укучылар, гаилә бәхете һәм барлык өметләрегезнең аклануын телим. 

Иң мөһиме – белем сыйфаты
Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров “Район­да мәгариф системасының торышы һәм үсеше” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Ул педагогик коллективларның эшчәнлеген барлык юнәлешләр буенча, мәктәпкәчә белем бирүдән башлап, кадрлар эшчәнлегенә кадәр анализлады.Проблемалы сорауларга да тукталды. Безнең районда белем һәм тәрбия бирүнең уңай тәҗрибәсе тупланган. Бу хакта укучыларның һәм аларның остазларының ирешкән уңыш­лары да сөйли. Укытучы хезмәтенең төп күрсәткече – укучыларның белем сыйфаты. Докладта әйтелгәнчә, өлгереш – 100 процент, белем бирүнең сыйфаты – 61,9 процент. Ульянково мәктәбе – лидер (73,9 процент), Бәрлебашы (71) һәм Борындык (65,71) мәктәпләрендә уңай динамика күзәтелә. Мәлки һәм Надеждино мәктәпләрендә ул тотрыксыз булып кала бирә. 
Белем бирү сыйфатын билгеләүче күрсәткечләрнең берсе – БДИ нәтиҗәләре. Ике мәҗбүри фәннән (рус теле һәм математика) башка, унберенче классны тәмамлау­чылар үзләре сайлаган фәннәрдән дә имтихан тапшырган. 
– 2017 ел белән чагыштырганда, математика (профиль дәрәҗә), физика, җәмгыять белеме, инг­лиз теленнән уртача балл арткан. Рус теле, математика, (база дәрәҗә), химия, биология, тарих буенча, киресенчә, кимегән. Әзерлек эшләре яхшы алып барылса да, 2018 елда, уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, БДИ буенча уртача балл кимегән, – диде Илдар Шакиров. 
Медалистлар саны бергә арткан: узган ел алар 10 булса, быел 11 укучы “Укудагы аерым уңышлар өчен” медален алган. Имтиханнарда 80 һәм аннан да күбрәк балл җыючылар – 19 кеше. Тугызынчы классны 170 укучы тәмамлаган , дүртесенә имтиханнарны кабат тапшырырга туры килгән,барысы да аттестатлы булган. Район буенча уртача билге – 4,1 балл. 
Өч мәктәптә барлык категория балалар өчен дә белем алу мөмкинлеге булдырылган, ягъни, аларда сәламәтлегендә тайпылыш­лар булган балалар да укый ала. 
Районда сәләтле балалар белән дә уңышлы эш алып барыла, аларның саны арткан. Олимпиада нәтиҗәләре моңа дәлил булып тора. 
– Муниципаль этапта 694 укучы катнашты, узган ел белән чагыштырганда, бу 95 кешегә күбрәк. Җиңүчеләр – 64 кеше, призерлар – 44 укучы. Төбәк һәм республика этабында 40 бала катнашты. Нәтиҗәдә, безнең рус теле буенча Халыкара олимпиадада бер җиңүчебез һәм биш призерыбыз бар, – дип дәвам итте Илдар Абдуллович, олимпиадаларның мәктәп этабына әзерлекнең тиешле дәрәҗәдә булмавын ассызыклап. Бу эшне системалы рәвештә алып баручы һәм шуңа күрә укучылары җиңү яулаучы укытучыларның исемнәрен атады. Алар – Гөлия Камалиева (Федоровское мәктәбе), Алсу Хәмидуллина, Гөлия Булатова (Олы Кайбыч), Татьяна Чуманова (Хуҗа Хәсән), Айдар Хәсәнов (Иске Чәчкаб). 

Ике телдә сөйләшәбез
Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында милли белем бирү тие­ш­ле­ дәрәҗәдә тормышка ашырыла. Ул Татарстан Респуб­ликасы законнары нигезендә алып барыла. Укучылар ел саен олимпиа­да һәм бәйгеләрдә җиңү яулый. 
Дәрестән тыш эшчәнлек – мәктәптә белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше ул. Моның белән өстәмә белем бирү учреждениеләре шөгыльләнә. «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге республика буенча беренче урынны яулады.  Биредә 680 укучы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә – 450, балалар сәнгать мәктәбендә 75 бала  шөгыльләнә. Барлыгы 1205 бала өстәмә белем ала, бу барлык укучыларның 82 проценты дигән сүз. 
Алар арасында техник юнәлештә шөгыльләнүчеләр дә бар. Бу укучылар «Яшь профессионаллар» бәйгесендә дә җиңү яулый. 
2014 елдан  Ульянково мәктәбе базасында психологик-педагогик  хезмәт эшләп килә. Докладта укучыларның туклануы, аларның сәламәтлеген сак­лау һәм җәйге ялларын оештыру турында да мәгълүмат яңгырады.

Яшь кадрлар кирәк
Белем һәм тәрбия бирү процессында күп нәрсә укытучы һәм директорга бәйле. Район мәгариф хезмәткәрләренең уртача яше – 44 яшь. Биш елга кадәр хезмәт стажы булган укытучылар барлык педагогларның 7,7 процентын тәшкил итә (17 кеше). 
– Үз осталыгыңны камилләштерү өчен мөмкинлекләр күп, алардан, биг­рәк тә грантлардан, файдаланып калырга кирәк. Конкурслар һәм грантларда катнашу педагогларның һөнәри үсеш механизмы булып тора. Аларда катнашу өчен югары һәм беренче категорияле 16 укытучы заявка биргән, шуларның бишесе генә җиңүче булган.  Бу бик аз. Бүген монда утыручыларның барысы да үз эшен конкурс комиссиясе уңай бәяләрлек итеп оештыра белергә тиеш дип саныйм,  – диде Илдар Шакиров һәм «Иң яхшы мәктәп директоры» бәйгесендә җиңү яулаган Фәнзилә Биктимерованы мисалга китерде (Олы Подберезье мәктәбе). 
    Чыгышларны сәләтле балалар белән аерым эшчәнлек алып баручы укытучылар дәвам итте. Алар бу юнәлештә туплаган тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Министрлыкның бүлек начальнигы  Роза Шәяхмәтова мәгариф бүлеге эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Илдар Шакировны абруйлы җитәкче икәнлеген, республикада аның кебек нәтиҗәле эшләүче мәгариф бүлеге начальникларының аз булуын әйтте. Ул Илдар Абдулловичның чыгышы тирәнтен булуын, ел буе алып барылган эшчәнлеккә җентекле анализ ясалуын, анда проблемаларның да күтәрелүен һәм киләчәккә бурычлар билгеләнүен ассызыклады.  Роза Искәндәровна яңа уку елында көтелгән яңалыклар һәм үзгәрешләр турында да сөйләде, педагогларга күтәренке кәеф, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Киңәшмә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның чыгышы белән тәмамланды. 
    – Сезнең һәрвакыт алга омтылуыгызны телим, – диде ул. –Бездә балаларның сәләтен үстерү һәм сыйфатлы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Укытучы һөнәренең дәрәҗәсе арта, бу аларның хезмәт хакында һәм дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм чараларында гына түгел, тирә-юньдәгеләрнең педагогларга булган мөнәсәбәтендә дә чагыла.
Альберт Илгизәрович кадрларны яңарту һәм алар өчен шартлар тудыру кирәклеген дә әйтте. Ел саен республика ярдәмендә балалар бакчалары һәм мәктәпләргә ремонт ясала. Быел ул Багай балалар бакчасында һәм Чүти мәктәбендә үткәрелде. Киләсе елда Кошманда балалар бакчасы төзү һәм Мөрәледәге балалар бакчасында ремонт ясау планлаштырыла. Берничә мәктәпнең котельныйларына да ремонт үткәрелде.  Белем йортларының автопарклары да яңара, мәктәп маршрутлары тәртипкә салына. Район башлыгы кайбычлылар күптән хыял­ланган туган якны өйрәнү музеен ачуда, анда экспонатлар туплауда  актив катнашуларын сорады. 
    Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы белән котлап, уңыш­лар теләде һәм игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
 Август киңәшмәсе ахырында иң яхшы укытучыларны  бүләкләү тантанасы булды. Аңа кадәр педагогик хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр.  Изге теләкләр, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, көчле алкышлар аларның йөрәген тагын да җылытты. Өлкәннәр хезмәттәшләренең уңышына шатланып, үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев