Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кошманда яңа балалар бакчасы ачылды. Ул “Демография” проекты буенча төзелде. Фотолар

Белем көнендә Кошман авылында өр-яңа “Тиенкәй” балалар бакчасы ачылды. Бик матур килеп чыккан ул.Төзүчеләр дә тырышкан, бизәгәндә дизайнерлар да ярдәмгә килгән. Анда иркен, якты уен, йокы, аш-су, кер юуу, киптерү бүлмәләре, хезмәткәрләре өчен кабинетлар, залы, җиһазлары дисеңме, берсеннән-берсе кызыктыргыч уенчыклар, күбәләкләр төшкән паласлар дисеңме, бар да бар. Кыскасы, яхшы тәрбия алу өчен бөтен шартлар да тудырылган. “Демография” илкүләм проекты нигезендә республиканың авыл районнары арасында иң беренче булып сафка баскан объект бу.

Яңа балалар бакчасын ачу тантанасына кошманлыларның шатлыгын уртаклашырга бик күп кунаклар килгән иде. Авыл халкының бакча турындагы үтенечен югары даирәләргә җиткергән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең тәбрикләү чыгышында болай диде:
-Хөрмәтле балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар, авыл халкы! Бүген барыбыз өчен дә зур бәйрәм. “Демография” проекты буенча республикада быел нигездә федераль бюджет акчасына 15 балалар бакчасы сафка басты һәм аларның барысы да шәһәрләрдә, бары берсе- бездәгесе генә авылда төзелде. Моның өчен без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтлебез. Моңа кадәр балалар бакчасын да үз эченә алган мәктәпнең үзенә дә ремонт кирәк. Без киләчәк буын өчен барысын да эшләргә әзер, авылда балалар гына күп тусын, демографик хәл яхшырсын иде.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстанның барлык федераль проектларда да актив катнашуын билгеләп узды. Кошман халкының сөенечен уртаклашырга дип Татарстан Президенты исеменнән килгән ТР социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов 2021 елга кадәр барлык урыннарда да балалар бакчалары, яслеләр белән тәэмин ителеш проблемасын уңай хәл итү мәсьәләсе куелуы хакында сөйләде. “Кайбыч бу проблеманы республикада беренчеләрдән булып хәл итте”,- диде ул.
ТР Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор, якташыбыз Рафил Ногманов та туган ягының уңышлары өчен горурлануын әйтте, теләкләрен җиткерде.
-Әлеге балалар бакчасы бик матур килеп чыккан. Ул 50 балага исәпләнгән дисәгез дә, ихтыяҗ булса, 70 сабыйны да сыйдыра ала. Бар теләгем: авылда яшь гаиләләр саны артсын да, балаларның шат авазлары яңгырап торсын.
ТРның Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова балалар бакчасына 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.
-Республикада яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә гаять зур игътибар бирелә. Безнең институтта укытучылар, тәрбиячеләр белемнәрен күтәрә, аларны яңа технологияләр нигезендә укытабыз. Хәзер балалар туганда ук белеп туа, шуңа да педагоглар заманнан калышырга тиеш түгел,- диде ул.
Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина әйтеп узганча, балалар бакчасына 45 бала йөри.
“Тиенкәй” балалар бакчасы мөдире Айсылу Калашникова үз чыгышында балалар тиешле тәрбия, белем алсын өчен барысын да эшләрбез дип ышандырды. Ата-аналар исменнән чыгыш ясаган Рушан Сайранов “Демография” проектына нәкъ менә Кошманны кертүләре өчен район җитәкчелегенә, шулай ук төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Хезмәәтәшебез, хәзерге вакытта өченче баласы белән декрет ялында утыручы талантлы журналист Ләйсән Саттарова да фикерләрен редакциягә язып җибәргән.
-Авылыбызның сабыйлары бәхетле йолдыз астында туган дип әйтсәк, бер дә арттыру булмас, мөгаен. Бүгеннән башлап алар күпләр көнләшерлек балалар бакчасына йөриячәк. Аның төзелүен әти-әниләр һәм әби-бабайлар да зарыгып көтте. Моңарчы өлкәннәр белән өйдә утырырга мәҗбүр булган нәниләргә дә, район үзәгенә йөргәннәренә дә яңа бакчада урын житәрлек. Бүген барыбыз да чиксез шат, рәхмәт укып туя алмыйбыз. Авылыбыз уртасында балкып утыручы, салават күпере сыман төрле төсләр белән бизәлгән мәхабәт бина озак еллар хезмәт итсен, анда балаларның шат авазы тынмасын! "Сездә берсе артыннан икенчесе сабыйлар туып кына тора, дигән соклану сүзләрен еш ишетергә туры килә. Шул вакыт күңел чиксез горурлык хисе белән тула. Чөнки балалар булса, авыл да яшәячәк. Киләчәктә дә Кошманда бәби туйлары күп булсын. Бакчабыз гөрлэп торсын!
Символик кызыл тасма киселгәннән соң, барысы да балалар бакчасына узды.
Яңа бакчага беренче генә көн килгән нәниләр - Самат, Зәринә, Диләфрүз, Ризат, Энҗе, Камилә, Раяз, Сәет, Сәйдәләр зурлар керүенә әлләни игътибар да итмәде кебек, аларның үз дөньясы. Самими, бәхетле балачак илендә алар.
Балалар бакчасын ачу тантанасы тәмлангач, мәктәптә Белем көне башланды. Быел Кошман мәктәбенә 12 укучы беренче класска керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев