Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларның традицион август киңәшмәсенең пленар утырышы үткәрелде

Укытучыларның традицион август киңәшмәсенең пленар утырышында узган уку елына йомгак ясадылар, бу елга яңа бурычлар билгеләделәр. Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Эльвира Измайлова катнашты.

Укытучылар өчен бәйрәм төсен алучы әлеге киңәшмә мәдәният йорты алдындагы мәйданнан ук башланып китте дисәк тә, һич арттыру булмас. Анда Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елына багышланган күргәзмә эшләсә, фоейдагысы Россиядә Театр елына багышланган иде. Укучыларның да, укытучыларның да фантазиясенә сокланырга гына кала, һәр мәктәп иҗади осталыгын эшкә җиккән.
Альберт Рәхмәтуллин, киңәшмәне ачып җибәреп, мәгариф хезмәткәрләрен, яшь белгечләрне, хезмәт ветераннарын сәламләде, укытучы һөнәренең дөньядагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булуына тукталды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
– Яңа уку елында ике меңләп бала мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына киләчәк. Безнең бурыч –аларга тирән белем һәм тәрбия бирү, киңкырлы шәхес тәрбияләү, – диде ул. – Эшебезне тиешле югарылыкта алып барырга «Мәгариф», «Демография» илкүләм проектлары ярдәм итә. Хәзерге вакытта Олы Кайбыч мәктәбендә «Үсеш ноктасы» дип исемләнгән санлы һәм гуманитар юнәлештәге мәгариф үзәге оештырыла. Башкарган эшләребез күп, әмма ирешелгәннәр белән генә чикләнмибез. Мәктәп¬ләрдә куркынычсызлык чаралары булдыру, җылылык, суүткәргеч системаларына капиталь ремонт үткәрү, компьютер-ларны яңарту, территория¬ләрне төзекләндерү – алда торган бурычларыбыз. Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Кече Мәме авылларындагы балалар бакчаларына, Кошман мәктәбенә капиталь ремонт кирәк. Эшчәнлегебездәге иң өстенлекле юнәлешләр – уку-укытуның сыйфатын күтәрү, белем йортларының матди-техник базасын ныгыту, кадрлар белән тәэмин ителешне яхшырту, сәләтле балалар белән тиешле югарылыкта эшләү, укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
Докладчы укытучыларның казаныш¬лары, грантларның ярдәменә дә тукталды. Һөнәри бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип Бәрлебашы мәктәбе укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина, Олы Тәрбиттәге балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гыйбадиева танылган. «Педагогик дебют» номинациясендә Ульянково мәктәбендә эшләгән Айрат Кәлимуллин иң яхшысы булган. Әлеге мәктәп директоры Наталия Челнокова «Ел укытучысы» бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, үз һөнәренең осталары икәнлеген дәлилләгән. Борындык мәктәбенең педагог-оештыручысы Гөлнара Хәйруллина, Олы Кайбыч мәктәбеннән класс җитәкчесе Наилә Смелова, Ульянковадан укытучы Алевтина Денисова Бөтенроссия күләмендәге «Россиянең сәламәтлек укытучысы» бәйгесенең республика турындагы «Һөнәри осталык» номинациясендә җиңгән.
– Райондагы 19 балалар бакчасына 443 бала йөри. Бездә чиратлар юк. Ата-¬аналар белән аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсендә, моңа кадәр балалар бакчасына йөрмәгән 114 сабыйның 12се хәзер мәктәпкәчә белем ала. 1 сентябрьдән тагын алтмыш сабый киләчәк. Алар бакчага түләү бәясен кыйммәтсенә. Татарстанда керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр бу түләүләрдән азат ителә, – диде Илмас Илдарович. – 1 сентябрьдән барлык балалар бакчаларында да ашату азык-төлек департаменты аша оештырыла.

Чыгыштан күренгәнчә, мәктәпләрдә укучыларның өлгереше – 99,9 процент, белем сыйфаты 59 процент тәшкил итә. БДИ һәм 9 класстан соң тапшырылучы имтиханнар турында һәр мәктәп мисалында аерым сөйләделәр. Имтиханнарны 100 баллга тапшыручылар булмаса да, 80нән күбрәк балл җыючылар саны арткан (былтыр 18 булса, быел – 28 укучы). Федоровское мәктәбеннән Алина Клишева рус теленнән – 96, Олы Подберезьедан Анна Харчева, Олы Кайбычтан Диана Вишнякова 91әр балл җыйган. Ундүрт укучы мәктәпне медальгә тәмамлаган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Эльвира Измайлова илкүләм проектларга, республика буенча БДИ йомгакларына тукталды. КФУ ректоры Илшат Гафуров Россия Президенты Владимир Путинның илебезне мәгарифнең сыйфаты буенча 2024 елга дөнья күләмендә беренче унлыкка кертү бурычы куюы, рус, татар, инлиз телләрендә иркен аралашучы кадрлар әзерләү һәм башкалар хакында сөйләде. Депутат Илдар Гыйльметдинов РФ Дәүләт Думасында авылны комплекслы үстерү программасы әзерләнүе турында хәбәр итте.
– Авылга игътибарны арттырмыйча торып, без анда яшьләрне җәлеп итә алмыйбыз. Моның өчен, беренче чиратта, эш урыннары кирәк. 2020 елдан авылга кайтучы укытучыларга ярдәм күрсәтү программасы эшли башлаячак һәм аларга бер миллион сум түләнәчәк, – диде ул. –Укытучыларны торак белән тәэмин итүне хәл итү буенча фикер алышулар дәвам итә. Барлык мәктәпләрдә дә укучыларны бушлай ашату турындагы закон әзерләнә. Ул федераль бюджет аша тормышка ашырыла һәм башлангыч класслардан башланып китәчәк.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, киңәшмәне йомгаклап, мәгариф өлкәсенә алга таба да игътибар зур булачагын белдерде.
– Кошмандагы балалар бакчасын төзүгә федераль һәм республика бюджетыннан миллионнарча сум акча бүлеп бирелде, – диде ул. – Мәктәпләр, балалар бакчаларын яңа уку елына һәм ягулык сезонына әзерләүгә район бюджетыннан 3,5 миллион сум тотылды. Без алга таба да төзелешләр алып барырга әзер, әмма балалар аз туа. Классларда да укучылар саны җитәрлек түгел. Шуңа да укытучылар аларның һәрберсе белән аерым шөгыльләнә ала. Укытучыларга көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләү¬дә алга таба да уңышлар телим.
Август киңәшмәсе мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев