Кайбычта урып-җыю техникасының әзерлегенә бәя бирелде
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, бүген хуҗалыклардагы комбайннарның яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге тикшерелде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад буенча урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм министрлыкның инженер-техник бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәис Идрисов рәислегендәге комиссия районда урак кампаниясенә җәлеп ителәчәк техниканы карап чыгып, тиешле бәясен бирде.
Үзара тикшерүдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарә белгечләре катнашты.
Комиссия үз эшен «Туган як -Агро» җәмгыятеннән башлады һәм «Илсөя Җәләлиева» крестьян-фермер хуҗалыгында, «Август-Кайбыч» җәмгыятендә дәвам итте.
Радик Камалетдинов әйтүенчә, урып-җыю барышында район буенча барлыгы 57 комбайн катнашачак.
Альберт Рәхмәтуллин һәм Рөстәм Гайнуллов, җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып, үз киңәшләрен бирде, эшләрендә уңышлар теләде. Иң мөһиме — урып-җыю барышында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүләрен сорадылар.
Нәтиҗәдә, 70 балл мөмкинлектән 69 балл туплаган «Август-Кайбыч» җәмгыяте беренче урынга лаек булды. 65 балл җыйган «Туган як-Агро» җәмгыяте — икенче һәм 62 балл белән «Илсөя Җәләлиева» крестьян-фермер хуҗалыгы өченче урында. Район буенча башкарылган эш — 65,3 балл белән бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев