«Ак җилкән» халык театры Кайбыч сәхнәсендә «Тол хатыннар, тол кызлар» драмасын куйды
Район мәдәният йортының “Ак җилкән” халык театры Кайбыч сәхнәсендә драматург Сәет Шакировның “Тол хатыннар, тол кызлар” драмасын куйды. Б
Бу спектакльне алар 13 ноябрьдә “Идел-йорт” 25 нче төбәкара халык театры конкурсы кысаларында Казанда Г.Камал театры сәхнәсендә күрсәткән иде. Нәтиҗәдә, беренче урынны яуладылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларны зур җиңүләре белән кайнар котлады. Күренекле драматург Рәдиф Сәгъди дә чыгышларын югары бәяләде.
Спектакльгә билет сатудан кергән акча физик мөмкинлекләре чикле булучыларга хәйриячелек ярдәме күрсәтүгә тотылачак.
Бу әсәрдә сүз сугыш елларындагы хатын-кызларның авыр язмышы турында бара. Нинди генә хәлләрдә калсалар да, алар сынауларда сыналмаган, ирләренең фронтта кайтуына өметләнеп, колхоз эшенә йөргән. Спектакльне караганда өлкән буын кешеләре дә, урта буын, яшьләр дә күз яшьләрен сөрткәләп утырды. Беренчеләре бәхетсезлек тулы балачак, яшьлек елларын искә алса, икенчеләре дәү әниләре, әбиләренең язмышын искә төшергәндер. Спектакль тәмамлангач, үзешчән артистларга рәхмәт әйтү өчен сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да: “Бу әсәрне шулкадәр яратып карадым. Күңелләрне тетрәндерде ул. Кай арада елатты, көлдерде дә, уйландырды да. Тамашачының күңеленә барып җитәрлек итеп уйнадыгыз”,- диде.
Спектакльнең уңышлы узуын аның режиссеры, мәдәният йорты хезмәткәре, төп рольне – Хәернисаны шулкадәр килештереп, оста итеп уйнаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Зиядиева исеме белән бәйләделәр. Спектакльдә катнашучыларның барысы да образга тиз кереп китте, алар сәхнәдә кырыгынчы еллар мохитын тудыра алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев