Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Альберт Рәхмәтуллин Шүширмә авылы мәчетенең 25 еллыгы тантанасында катнашты

Бүген Шүширмә авылы халкы авылларына иман нуры биреп торучы мәчетнең 25 еллыгын зурлап билгеләп үтте.

Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин катнашты. 

Авыл халкы, тирә-күрше авыллардан килгән дин әһелләре, читтә яшәүче якташлары да әлеге чараның тантаналы кунаклары булды. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, авыл мәчете имамы Илсур Сафин аһәңле итеп догалар укыды, вәгазь сөйләде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәчеткә килүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде, бу мәчетнең кешеләрне иман юлына кертүдә роле зур булуына басым ясады, аның киләчәктә дә халкыбызның яратып, хөрмәтләп, киләчәккә ышаныч белән йөри торган изге гыйбадәт йорты булып калуын теләде. Бүләккә акчалата сертификат тапшырды. Авылда мәчет эшчәнлегенә зур өлешләрәен керүчеләргә авыл имам-хатыйбының Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Бу тантананы үткәрүгә авыл халкы, читтә яшәүче якташлары спонсорлык ярдәме күрсәткән. Иллегә якын авылдашларын бай табын артында сыйладылар. Мәчетнең юбилее алдыннан анда ремонт та ясатканнар. Авыл халкының бердәмлеге әнә шундый матур гамәлләрендә күренә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев