Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Алдынгы комбайнчылар экипажында Кайбыч байрагы җилферди

Чайкала иген кырлары. Нәкъ җырдагыча, игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә районның бер башыннан икенчесенә кадәр басуларны иңләгәндә, ирексездән күңелгә шул җыр сүзләре килде. Үзе дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә җигелеп эшләп, әллә ничә урак кампаниясен уңышлы уздырган Альберт Илгизәрович урак язмышы өчен борчыла. Бүген алдынгы комбайнчыларны бүләкләргә барганда да сизелде ул. "Игеннәр мул өлгерде". "Урып-җыюның экваторын узып киттек". "Уракны 5 сентябрьгә төгәллисе иде бит". "Аңа кадәр көчле яңгырлар гына яумасын да, башактагы бөртекләр җиргә коелмасын иде"... Кайсы гына хуҗалыкка барып чыксак та, җитәкчеләргә киңәшләрен бирде. Мактау сүзләре белән беррәтән җитдирәк тонда да сөйләшергә туры килде аңа. Чөнки оешканлык күрсәтеп, вакытның сәгате генә түгел, минуты да кадерле икәнлеген аңлар чак.
Бүген һәр хуҗалыкта лидерлыкны үз кулында тотучыларга рәхмәт хатлары тапшырдылар. Механизаторларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Район буенча да, хуҗалыкта да абсолют чемпион - "Гөбенә" агрофирмасыннан "Класс Мега" комбайнчысы Альберт Лазарев. "Алтын кырлар"дан шул ук маркадагы комбайн иярләүче Вячеслав Туртыгин, "Дубрава"дан "Нью Холланд"та эшләүче Илһам Кәримов, "Подберезье"дан "Палессе" штурвалы артында утыручы яшь комбайнчы Алексей Торхеевлар Рәхмәт хатларына лаек булды. Аларның барысының да экипажында Кайбыч байрагы җилферди.
Челлә кызуларда кояшта шактый каралып өлгергән игенчеләрнең кәефләре яхшы булуы йөзләренә чыккан.
-Безгә хезмәткә түләү дә яхшы. Июль ае өчен хезмәт хакын тулысынча алдым. Кырга килеп, тәмле итеп ашатып китәләр. Җитәкчелекнең кырга килеп, безне шулай хөрмәтләп китүләре үзе стимул бирә,- диде Фәнис Бикбов.
Әле шушы көннәрдә генә "Алтын кырлар"га- ике, "Гөбенә"гә бер яңа комбайн кайткан. Ул комбайннар инде кырга чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев