Алтын туйлары көнне гомере өзелгән. Кайбыч ягы музеенда күренекле якташыбызның 90 еллыгын билгеләп үттеләр
Кайбыч горурлыгы- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, «Кайбыч» якташлык җәмгыяте президенты Рәфыйк Гарәфетдиновка, исән булса, бүген 90 яшь тулган булыр иде.
Шул уңайдан музейда күренекле якташыбыз хөрмәтенә очрашу үткәрелде. Бу очрашуда аның улы — РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты начальнигының укыту буенча урынбасары, полиция полковнигы, доцент, юридик фәннәр кандидаты Марат Гарәфетдинов, кызы- ике дипломлы белгеч, ТР Югары суды секретаре Гөлнара Шаһимәрдәнова, бертуган энесе Фирдүс Гарәфетдинов, аларның гаиләләре һәм Түбән Кама шәһәрендә, Кайбыч районында яшәүче күпсанлы туганнары, нәсел дәвамчылары булган оныклары катнашты.
Музей директоры Илдар Шакиров билгеләп узганча, Олы Кайбычта туып-үскән Рәфыйк Гарәфетдинов үзе Казан шәһәрендә яшәсә дә, аның тормышы Кайбычтан аерылгысыз булды. Район 1991 елда мөстәкыйльлеген яулаган еллардан бирле ул әледән-әле очрашуларга кайтып йөрде, Кайбыч тарихын өйрәнеп, «Туган җирем- Кайбычым» дигән саллы китап һәм башка китаплар чыгарды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры буларак, язмышын мәдәният белән бәйләргә теләгән Кайбычның талантлы укучыларын шушы институтка тартып, аларга киләчәккә юллама биргән шәхес ул. "Бүген район китапханәчеләренең 90 проценты югары белемле икән, монда Рәфыйк аганың да өлеше зур",- диде Кайбычның җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев, район башлыгы урынбасары булып эшләгән елларында аның белән бергә тыгыз хезмәттәшлек итүе, китапка бергәләп материаллар туплаулары турында сөйләп.
Бу җылы очрашу хатирәләргә бай булды. Төп нигездә яшәүче Фәнил Гарәфетдинов нәсел шәҗәрәләре белән таныштырды. Рәфыйк аганың якыннары бу кичәне оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерде. Аның улы Марат Гарәфетдинов Салтыйганда туып-үскән полиция полковнигы, Казан юридик институтында факультет начальнигы Рамил Ногманов белән бергә музей директоры Илдар Шакировка Казан юридик институтының 50 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медале тапшырды.
Тантанада район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова да катнашты. Аның да нәсел тамырлары шушы нәселгә барып тоташа. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, Рәфыйк Гарәфетдиновның тирән эзле шәхес булуына басым ясап, нәсел дәвамчыларына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның сәламен җиткерде һәм аның исеменнән Рәфыйк аганың тормыш иптәше Мөбәйнә апага чәчәк бәйләме тапшырды. Инде олы яшьтә булу сәбәпле, ул үзе бу очрашуга кайта алмаган иде. Бик матур гомер кичергәннәр алар. Рәфыйгының гомере исә аларның 50 ел бергә яшәгән алтын туйлары көнендә — 2014 елның 16 августында өзелгән...
Бу хакта газетаның 14 нче саныннан тулырак укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев