Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

«Август-Кайбыч» уңганнары Казаннан бүләкләнеп кайтты

Россия күләмендә ел саен зурлап үткәрелүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан Казанда узган тантанада «Август-Кайбыч» җәмгыяте хезмәтчәннәре дә хөрмәтләнде. Тантанада катнашкан “Август” компанияләр төркеменең генераль директоры Александр Усков, “Август-Агро” идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм башкалар хезмәт алдынгыларын бәйрәм белән кайнар котлады. Аларның чыгышы ил табынын баетучыларга рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде.

Казан шәһәренең «Корстон» күңел ачу үзәгендә үткән бәйрәм тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов һәм җәмгыять алдынгылары катнашты.

 Агроном Рәмис Зәйнуллин (сулдан икенче), комбайнчылар Дмитрий Павлов (сулдан уңга),   Фәнис Галәтдинов, Альберт Лазерев һәм Александр Рыбаков белән.

Элек-электән игенченең үзен дә, хезмәтен дә, аның көче белән табыннарга килгән икмәкне дә хөрмәт иткәннәр. Бу тантанада да хезмәт алдынгыларын сәхнә түрендә алкышладылар. Байморза авылында яшәүче тырыш механизатор, һәр елны урак лидеры булып танылучы Альберт Лазерев «Чәчү чемпионы» булып танылды. Җәмгыятьнең иген басуларында быел да мул уңыш үстерүләрендә аның да өлеше саллы. Ул иртә яздан туфракка ашлама керткән, гербицидлар белән эшкәрткән, техник һәм азык культуралары чәчкән, терлек азыгы әзерләүдә катнашкан.

Чәчү чемпионы булып танылган Альберт Лазерев – игенчеләр династиясенең лаеклы дәвамчысы.

— Безнең хезмәтебезне күреп, шулай югары бәяләүләренә рәхмәт. Ике ел буена Казахстанда армиядә хезмәт итеп кайткач, юллар идарәсендә эшләдем, аннан соң авыл хуҗалыгы тармагында эшли башладым, — диде Альберт Лазерев. — Малай чактан ук техника янында кайнашып үстем, шуңа үзем дә игенчеләр династиясен дәвам итәм. Бабам Николай, әтием Георгий да игенчеләр булды. Гомере буе комбайнчы булып эшләгән әтиебез Георгий алдынгылыкны үз кулында нык тотты. Әле хәзер дә, яшем җитмешкә җитте, дип тормый, кирәк булса, тракторга, комбайнга утыра. Улларым Андрей белән Артур да урак чорында гел минем янда кайнашып үсте. Эшемне яратып башкарам. Хезмәт хакларын да яхшы түлиләр. 

Альберт Лазеревның авылдашы, аның кебек туган җирендә икмәк үстерүче Фәнис Галәтдинов «Клаас-Тукано» комбайнын иярләүчеләр арасында иң яхшы комбайнчы дип танылды.

Фәнис Галәтдинов – туган җирендә икмәк үстерүче авыл уңганы.

Кече Мәмедән яшь механизатор Александр Рыбаков «Ростсельмаш» комбайнчылары арасында лидер буларак бүләкләнде.

Яшь механизатор Александр Рыбаков лидерлыкны үз кулында тота. 

Йөк машинасы йөртүче Леонид Сяплин РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, тракторчы Юрий Развалов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды. Алар икесе дә Ульянковода яши. "Август-Кайбыч«ның баш бухгалтеры — Бәли авылында яшәүче Гүзәл Трубачева «Ышанычлылык» номинациясендә җиңде.

Җәмгыятьнең финанс уңышларында баш бухгалтер Гүзәл Трубачеваның өлеше зур.

Ульянководагы ашлык киптерү комплексы һәм ашлык лабораториясе дә иң яхшысы дип табылды. Ашлык лабораториясе лаборантлары ел башыннан 3200 анализ үткәргән, барлык мәгълүматлар да карточкаларга үзвакытында кертеп барылган. Ашлык киптерү комплексы хезмәтчәннәре ашлык чистарту һәм киптерү буенча үз алларына куелган бурычны намус белән үтәгән. Быел яз бирегә килгән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бу комплекс, лаборатория, мега-ферманың эшчәнлегенә югары бәя биреп киткән иде.

Владимир­ Орлов  җитәкчелегендәге ашлык киптерү комплексы һәм Ирина Михеева мөдирлегендәге ашлык лабораториясе иң яхшылары дип танылды.

Кайбыч уңганнарының зур бүләкләргә лаек булуның сере гади — эш күрсәткечләре югары! Авыл хуҗалыгы тармагына тамырдан үзгәрешләр алып килгән «Август-Агро»ның заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә үсүе, агрохолдингта киң кулланылучы ноутил технологиясе, игенчелек һәм терлекчелек тармагында төрле җитештерү алымнарын кулланулары нәтиҗәсендә Кайбычта моңа кадәр күрелмәгән уңышларга ирешелде. «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов әйтеп узганча, аларның төп байлыгы — хезмәт сөючән авыл хезмәтчәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев