Бәрлебашы авылында яшәүче Фәнис һәм Гүзәл Өметбаевлар гаиләсе авыл халкы өчен ифтар ашы үткәрде
Рамазан аеның егерме беренче көнендә авылның мәдәният йортында узган авыз ачу мәҗлесенә ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелды.
Сый-нигъмәт белән тулы табынны Өметбаевлар гаиләсе әзерләде.
Мәчеткә җыелган авыл агайлары, намаз, изге догаларын укыгач, янәшәдә генә урнашкан мәдәният йортына килде һәм, ифтар вакыты җитүгә, мәҗлес башланды. Кече Кайбыч авылы имамы Алмаз Гайнуллин укыган Коръән сүрәләрен, сөйләгән вәгазьләрен тыңлап хозурландык.
Табын артына җыелучылар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Ул сагынып көтеп алган ураза көннәре белән котлады, шушы табынны оештырган гаиләгә тирән рәхмәтен белдерде, тоткан уразаларның кабул булуын теләде.
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да җылы теләкләрен ирештерде. Авыл халкы, рәхмәтле булып, киләсе елларда да ифтар ашлары уздырырга насыйп итсен, дигән теләктә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев