Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Кошманда үткәрелгән митинг мизгелләре
Бөек Җиңү һәм туган ил турындагы җырлар иртәдән үк олысын да, кечесен дә авыл уртасындагы һәйкәл янынына дәште.
Бишенче ел рәттән авылыбыз барыбыз өчен дә кадерле булган бу бәйрәмне сугыш ветераннарыннан башка гына каршылады. Дошманга каршы көрәшкән каһарманнарыбыз мәңгелеккә китеп бетсә дә, арабызда сугыш авырлыкларын күргән ике тыл хезмәтчәне — Рәмзия Гатиятуллина белән Сахара Шәрәфиева һәм әти сүзен әйтергә тилмереп үскән 34 сугыш чоры баласы яши.
Илебез тынычлыгы хакына үзләрен аямаган хөрмәтле өлкәннәребезне, авыл халкын, бәйрәмгә кайткан кунакларны котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы полиция бүлеге начальнигы Айрат Вахитов килде.
Тәбрикләү сүзләрен җиткергәннән соң ул, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина белән бергәләп, сугыш чоры баласы Халидә Садриевага медаль тапшырды. Лилия Рәшитовна, җирлекнең ветераннар советы рәисе Розалия Садриева да авылдашларына котлау сүзләрен ирештерде.
-Илебезгә ябырылган дошманга каршы көрәшүче каһарманнар сафында якташларыбыз да үз-үзләрен аямыйча сугышкан. Фронтка киткән 375 авылдашыбызның 269ы туган нигезләренә әйләнеп кайтмаган, — диде Лилия Сафина.
— Йөрәкләрендә дошманга нәфрәт хисе дөрләгән, курку белмәс сугышчыларыбызның һәм җиңү хакына фидакарь хезмәт куйган, фронтны һәм бөтен илне икмәк, кием-салым белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр!
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары да тантананың хөрмәтле кунагы булды.
Бәйрәм мәктәп укучылары һәм укытучылар әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән дәвам итте. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйдылар.
Соңыннан барысы да солдат боткасы белән сыйланды. Өлкәннәр мәдәният йортында әзерләнгән чәй өстәле артында яшьлек хатирәләрен яңартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев