Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Борындыкта халык җыены үтте

Җыенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Эльвира Заһидуллина, прокурор Игорь Осипов, “Август -Кайбыч” җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Җирлек башлыгы Алмаз Гайнетдинов 2025 елда башкарылган эшләр, 2026 елга билгеләнгән планнар турында сөйләде. Үзара салым акчасына башкарылган эшләргә тукталды.
Шүширмә авылы фельдшер- акушерлык пункты мөдире Гөлкәй Бикмуллина диспансерлаштыру, вакциналар ясату һәм башкаларга тукталды. ФАП хезмәткәрләренә авыл халкы рәхмәтен белдерде.
Мәктәп директоры урынбасары Рафия Кәлимуллина укучыларның укуда, спорттагы уңышларына, патриотик тәрбия бирүнең торышына тукталды.
Мәктәптә спортны үстерүгә куйган өлеше өчен Хәмзә Юнысовка залдан  рәхмәт белдерделәр.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин СВОга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен авыл халкына рәхмәтен җиткерде. Авыл җирлеге эшчәнлеген уңай бәяләде. Соңыннан шушы арада 50, 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Рамил Гарәфиевка һәм Радик Ярхәмовка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев