Борындык авылында район башлыгы катнашында зур ифтар узды
Борындык авылы мәчетендә иллегә якын мөселман кардәшебез катнашында ифтар ашы узды.
Шул кадәр кеше өчен сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын әзерләү җиңел эш түгел.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да ифтарны, Рамазан аен зурлап, шулай оешкан өстә уздыруларына тирән рәхмәтен белдерде, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов авылдашларына җылы теләкләрен җиткерде, шушы табынны әзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде. Авыл имамы Тәфкил Сафиуллин, Казанда яшәүче авылдашлары, ифтар ашын үткәрүгә өлешен керткән Артур Гыйбадуллин догалар укыды.
«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Борындыктагы бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина әйтеп узганча, авылдашлары өчен ифтар ашы уздырырга җыенуларын белгәч, авыл кешеләре, шәһәрдә яшәүче якташлары спонсорлык ярдәме күрсәткән.
"Безнең авыл халкы гомер-гомергә бердәмлеге белән аерылып тора. Ифтар ашына махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәре үрүдә, гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашучы апа-сеңелләрне, ураза тотучыларны чакырабыз, дигәч, күпләр матди ярдәм күрсәтте. Егерме мең сумга якын җыелган акчага авыл кибетеннән азык-төлек алдык.
Изге ниятебезне белгәч, аны үз бәясеннән диярлек бирделәр. Яшелчәләрне шушы авылда бераз яшәп киткән ачык йөзле үзбәк хатыны Хәерниса апа, бар табынга җитәрлек итеп, Казаннан күчтәнәчкә җибәрде. Бер казан пылау, сөт ризыклары — авыл халкының хөрмәтен тоеп яшәүче Лотфулла Сәетмамадов күчтәнәче.
Ләвәшләре, авыл каймагы — Садретдин Солтанов гаиләсеннән.Таҗикстан якларыннан килеп, Борындыкта мал-туар асрап яшәүче бу гаиләләр авыл халкы белән дустанә яши, үзләре дә уразада. Шәхси эшмәкәр Рафаэль Фәсаховның да табында үз өлеше бар.
Татар халкының милли ризыгы булган бәлешләр — Фаил абый Хөснетдинов, аларның Кече Кайбыч авылында яшәүче кызлары Рания Гомәрова гаиләсеннән сый-хөрмәт. Юмарт авылдашларыбызның барысын да санап бетереп булмый, аларга мең рәхмәт«,- диде ифтар ашын әзерләүдә башлап йөрүче Зөлфия апа.
Авыл халкы, милләтебез өчен эшләнгән саваплы гамәл кабуллардан булса иде.
Махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәре үрүдә, гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашкан хатын-кызларның барысына да Казан шәһәрендәге «Наз» хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова тәм-том тутырылган күчтәнәчләр җибәргән. Аларны шушы ифтар ашында бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев