Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Чулпан Галимова, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, Кошман кызы: «Минем өчен каләм чарлау мәйданчыгы булып » Кайбыч таңнары» саналды

-

— Журналист буларак район газетасы белән хезмәттәшлек итү бәхете эләкмәсә дә, мәктәп яшендәге бала өчен каләм чарлау мәйданчыгы булып нәкъ тә «Кайбыч таңнары» саналды. Шөкер, инде азмы-күпме тәҗрибәле журналист исемен йөртәм, һәм, иң куандырганы, даими рәвештә район газетасы хезмәткәрләренең хәерхаһлы сүзләрен ишетеп торам. Коллегаларның бәясен ишетү каләм әһелләренә бик кирәк инде ул. Бигрәк тә, ихластан әйтелгәне.

Заман сулышын, дөньяның кая таба тәгәрәгәнен аңлау өчен матбугат белән танышуны кирәк дип саныйм. Электән үк басма мәгьлүмат чарасы буларак газета элитар катлам вәкилләренең кулында торган. Нишләп әле без элитар халык булмаска, матбугаттан аерылырга тиеш соң? Каләм чарлау, башка матбугат чараларына трамплин булып нәкъ тә район газетасы тора да инде! Шуңа ул райондашларның кулында булырга тиеш тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев