Чулпан Камалиева, Галия Кайбицкая музее директоры: «Газетаның һәр санын бастыру — таләпчән укучылар алдында имтихан тоту ул»
-
— Без — район газетасын чыгаруда башлап йөрүчеләр, чыннан да, Кайбычның таңын аттыручылар булганбыз. Башлыча мәктәп укытучыларын берләштергән җыйнак төркемебез белән нинди җаваплы эшкә алынганыбызны аңлап бетерә алдык микән ул көннәрдә?!
Дистә еллар дәвамында басылып килгән данлыклы "Йолдыз«ны алыштырырлык, меңләгән райондашыбызга ил-көн яңалыкларын җиткереп барырлык коллектив туплый алганбыз.
Журналистика дигән сәяхәткә фатиханы атаклы журналистлар Мәрди Рафиков, Азат Сункишевлар бирде безгә. Бу җаваплы сәфәрдә якташыбыз, халык шагыйре Шәүкәт Галиев озата барды.
«Кайбыч таңнары» газетасының 85 еллык юбилей тантанасында районның беренче җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин «Ул елларда без барыбыз да редактор идек», — дигән иде.
Дөрестән дә, күптармаклы хуҗалыкның киңкырлы эшчәнлеген яктырту өчен уртак тырышлык кирәк иде. Газетабызның һәр санын шатланып та, шикләнеп тә кулга алдык ул елларда. Хәер, хәзер дә газетаның һәр санын бастыру — таләпчән укучылар алдында имтихан тоту ул. Матбугат ветераннары Ислам Мөхәммәтҗанов, Фәридә Нигъмәтҗанова, Зөһрә Фәизова, Луиза һәм Мингазиз Сөнгатуллиннарны, барлык хезмәттәшләремне бәйрәмебез белән котлыйм.
Каләмегез — үткер, фикерегез кыю булсын, каләмдәшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев