Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Чүти мәктәбендә 1 сентябрьдә Геройлар хөрмәтенә элмә такталар ачылды

Чәчәкләргә күмелеп утыручы Чүти мәктәбендә Белем көне узды.

Укчыларны котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин иң җылы теләкләрен җиткерде, барлык уңайлыклар да тудырылган әлеге мәктәптә тырышып укуларын теләде. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Рәис Хөснетдинов та яңа уку елының уңышлы булуын теләде.

Быел Чүти урта мәктәбенең 1 классына — өч укучы, Олы Тәрбит башлангыч мәктәбенә дүрт укучы керә. Бу уку елында мәктәпне 8 укучы тәмамлый.

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якты истәлегенә мемориаль такталар да ачылды. Каһарманнар- Чүтидән Рәис Галләмов, Рәмис Гайнуллин, Олы Тәрбиттән Федор Молов шушы мәктәпне тәмамлаган булган. "Без аларның якты истәлеген мәңге онытмаска тиеш",- диде Альберт Рәхмәтуллин, укучыларга мөрәҗәгать итеп. Тантанада батырларның әниләре, гаиләләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев