Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Чүти авыл җирлегенең халык җыены быел Олы Тәрбит авылы клубында үтте

Чүти авыл җирлеге - рейтингларда гел алдынгылар сафында атлаучы җирлекләрнең берсе.

Чөнки авыл халкына уңайлыклар тудыру буенча төрле программалар буенча күп эшләр башкарыла. Җирлек халкы гомер-гомергә терлекне күп итеп асрый. Чүти һәм Олы Тәрбит авылларында 770 баш мөгезле-эре терлек исәпләнә, шуның 344е- савым сыерлары. Болар һәм узган елда башкарылган эшләре һәм киләчәккә планнары белән авыл җирлеге башлыгы Гөлнур Әхмәтшина таныштырды. Чүти урта мәктәбенең дә мактанырлык уңышлары күп. Алар турында директорлары Рәис Хөснетдинов сөйләде. Фельдшер Адилә Ситдыйкова сәламәтлек саклауның торышы белән таныштырды. 

Халык җыенында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та чыгыш ясады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев