Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Гөлнур Шәрәфиева, «Шәһри Казан» газетасы журналисты, Борындык кызы: «Район газетасы кече Ватанына хезмәт итә, яңа туган һәр көннең тарихын яза»

-

— «Кайбыч таңнары» газетасыннан үсеп чыккан беренче журналист мин, басманың үз карлыгачы!

Аллаһыдан бирелгән язу сәләтем биредә шытым алды. Мине үстергән, журналист булырга этәргән редакция хезмәткәрләренә рәхмәтләрем чиксез. Инде язмыш биштәремдә 30 еллык журналист тәҗрибәсе, каләмемнән төшкән саллы хезмәтләр ята. Күпме юллар үтелгән!

Вакыйгалар дөньясында кайнап яшәвем, газиз халкым хөрмәтендә иркәләнеп иҗат итүем белән бәхетлемен. Менә шушы бәхетемә юл күрсәткән «Кайбыч таңнары» газетасына озын гомер телим. 

Район басмасы ул кече Ватанына хезмәт итә, яңа туган һәр көннең киләчәккә мирас буласы тарихын яза, батыр улларының уңышларын, тәвәккәл кызларының күркәм гамәлләрен ташка баса.

Җирле хакимият белән гади халык арасында уртак күпер төзегән басма бүген зирәк, эзләнүчән, зыялы журналистлар кулында. Төрле елларны кичеп, эчтәлеген гел баета килүенә, үз укучыларын югалтмавына сөенәм.

Адымнары нык, йөгәне ипле кулда. Журналистиканың аксакаллары бусагасына якынаеп килгән Луиза ханым Сөнгатуллина кул астында көчле коллектив, ә аны туплау җиңел түгел. Һәр сан вакытында басылырга тиеш, димәк, кызыклы язмалар хакына көнне төнгә ялгап эшләргә кирәк.

Республика күләмендә яуланган уңышлары да күп — алны-ялны белми эшләү әҗере! Каләмдәшләрем, тынгысыз хезмәтегез белән тагын да югарырак уңышларга ирешәсегезгә ышанам мин! Сезнең үз стилегез: газетаның теле бәрхеттәй йомшак, язмалар халыкчан, шушы юлыгыздан тайпылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев