Кайбыч ягы музеенда «Кайбыч районы — Бөек Ватан сугышы елларында» дип исемләнгән батырлык дәресе үтте
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.
Кайбыч халкы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертә. Безнең районнан 10 меңнән артык кеше Ватанны сакларга чакырыла, шуларның биш меңгә якыны гына туган якларына әйләнеп кайта. Кайбычта Советлар Союзы Геройлары Андрей Кошкин, Михаил Кузьмин, Иван Фёдоровның туып-үскән. Социалистик Хезмәт Геройлары Әгъзам Борһанов, Барый Гарифуллин, Антонина Евдокимова, Рәис Заһидуллин, Рифкать Кәлимуллин, Аграфена Сергеева, Мария Турунтаева, Дан орденының тулы кавалерлары Тимерша Нәҗметдинов, Василий Платонов, Иван Субботинны да биргән җирлек ул. Кайбычлылар район территориясе буенча узган «Казан каймасы» оборона корылмалары төзелешендә дә актив катнаша, «Кайбыч колхозчысы» бомбардировщигы, «Татарстан колхозчысы» танк колоннасы төзелешенә акча җыялар. Болар — музей директоры Илдар Шакиров Чүти, Борындык, Колаңгы мәктәпләре укучылары белән үткәргән дәрестә сөйләгәннәрнең бер өлеше генә. Яшь буын щюи-бабайларыбызның Җиңүне якынайтуга керткән зур өлеше турында бай мәгълүмат ишетте. Әлеге темага һәм Бөек Ватан сугышы тарихына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул егет-кызлар белән ватанпәрвәрлек, туган җирне ярату, туган илне саклау турында сөйләште. Патриотик рухтагы дәреснең әһәмиятен ассызыклап, аңа уңай бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев