Татарстан Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Борындык авылы мәчетенең 130 еллык тантанасында катнашты
Әлеге вакыйгада мөфти Камил Сәмигуллин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы мөхтәсибе Инсаф Җәләлетдинов, авыл имамнары, мәхәллә халкы, иганәчеләр катнашты.
Мөфти Камил Сәмигуллин Коръән аятьләре укыды һәм дин кардәшләргә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде һәм мәчет эшчәнлегенә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Киләчәктә дә әлеге бай тарихлы иман йорты динебез кыйммәтләрен таратуда өзлексез хезмәт күрсәтсен һәм мөселманнар өчен дини-әхлакый үзәк булып торсын», — диде мөфтиебез.
Шулай ук район башлыгы һәм мәчет исеменнән дә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Өйлә намазыннан соң узган очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин болай диде:
— Шундый бай тарихлы авылларыбыз, мәчетләребез булуы белән без чиксез горурланабыз. Борындык мәчетенең олуг юбилее зур вакыйгага әйләнде. Әйе, халкыбыз борын-борыннан дингә тартылган. Бүгенге көндә мәчетләребез гөрләп эшли, балаларга, өлкән яшьтәгеләргә дин сабаклары бирү дәвам итә. Димәк, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары буыннан буынга күчә бара. Безнең районда төрле конфессия вәкилләре бердәм булып яши.
Кунаклар тарихи мәчет белән танышты, намаз уку залын, шулай ук янкорманы — тәһарәтханәне һәм аш әзерләү бүлмәсен карады.
Педагог Рамил Гарәфиев авыл мәчетенең тарихы белән таныштырды. Борындыкны таштан салынган мәчете тарихи-мәдни мирас объекты булып санала. Мәчет 1895 елда Әхмәт бай исеме белән тарихка кергән иганәче тарафыннан төзелгән. Биредә 2013 елдан имам булып Тәфкил хәзрәт Сафиуллин хезмәт итә. Аның җитәкчелегендә бинаны саклау һәм төзекләндерү буенча зур эшләр алып барыла: янкорма төзелә, идәннәр һәм тәрәзәләр алыштырыла, бинаның тарихи өлешендә диварлар агартыла.
Бүген җыелган бар халык бергәләп авылда динне саклауга, киләчәк буыннарга җиткерүдә зур өлеш керткән хәзрәтләр рухына дога кылды. Бәйрәмнең тантаналы өлешен Камил хәзрәт Коръән сүрәләре укып төгәлләде. Соңыннан авыл халкы мәчет янында оештырылган сый-нигъмәтләрдән, тәмле пылаудан, кайнар чәйдән авыз итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев