Якын һәм кадерле бәйрәм
Хөрмәтле кайбычлылар!
1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. 1 Май үзенең бай традицияләре белән халкыбызга якын һәм кадерле. Өлкән буынның хәтерендә бу көн хезмәт ияләренең үз хокукларын яклау көне буларак саклана.
Гражданлык җаваплылыгын тоеп һәм активлык күрсәтеп, без төп максатыбызга — туган республикабызның, районыбызның чәчәк атуына тиз арада ирешү өчен үз өлешебезне кертәбез.
Үз эшен намуслы башкарып, районның алга таба да эзлекле үсешен тәэмин итүче барлык хезмәт ияләренә дә рәхмәт. Сезгә кояшлы матур көннәр телим — язгы кыр эшләренең кызган чагы бит, кайбычлылар 1 Майны басуларда һәм бакчаларда тырыш хезмәт белән каршы алачак. Тормышыгыз һәрвакыт яраткан эшегезгә, кыю уй-фикерләргә бай булсын! Кунакчыл йортларыгыз тынычлык һәм бәхет белән тулсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев